ГОРДОВ ВАСИЛИЙ НИКОЛАЕВИЧ
ГОРДОВ Василий Николаевич (30.11.1896, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Матвеевка авылы - 24.8.1951, Самара шәһәре), генерал-полковник (1943), Советлар Союзы Герое (6.4.1945). Татар милләтеннән. Өлкән командирлар составы (1925), «Выстрел» (1927) курсларын, Мәскәүдәге М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1932) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында өлкән унтер-офицер. 1917 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда рота, батальон, полк белән җитәкчелек итә, Н.И.Махноның Крәстияннәр армиясенә, Урта Азиядә баш күтәргән милли частьләргә каршы сугышларда катнаша.