Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

ГЫЙМАЗОВ МӨГАЛЛИМ МИНҺАҖ УЛЫ.

1919 елның 3нче гыйнваренда Баулы районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Сугыш башлангач, әтисе белән дурт абыйсы фронтка китә. Аларның тиздән уле хәбәрләре килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгаллим тракторчы булып эшли, бораулау җайланмасында моторист була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышларда катнаша.

ГЫЙНИЯТУЛЛИН ГАББАС ГЫЙНИЯТУЛЛА УЛЫ

ГЫЙНИЯТУЛЛИН Габбас Гыйниятулла улы (15.5.1905, хәзерге Чистай районы Кызыл Ялан авылы - 13.4.1968, шунда ук), Советлар Союзы Герое (17.11.1943), сержант (1943). 1927-29 елларда һәм 1941 дән Кызыл Армиядә. 1941нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 69 нчы механикалаштырылган бригаданың (3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы) танкка каршы атучылар отделениесе командиры. Брянск, Үзәк һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943), Украинаны азат итүдә катнаша.

ДАВЫДОВ СЕЛИВЁРСТ ВАСИЛЬЕВИЧ

ДАВЫДОВ Селивёрст Васильевич (15.1.1918, Казан губернасы, Лаеш өязе Тегермән Пүчинкәсе авылы - 14.5.1992, Түбән Кама шәһәре), Советлар Союзы Герое (1.11.1943), гв. кече лейтенанты. Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1945). Туган авылында колхозда эшли. 1939 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче гв. истребитель-танкка каршы артиллерия полкының туп командиры (51 нче армиянең 8 нче истребитель-танкка каршы артиллерия бригадасы).

ДАУТОВ ИСКӘНДӘР САДЫЙК УЛЫ

ДАУТОВ Искәндәр Садыйк улы (2.9.1923, хәзерге Омск өлкәсе Исилкүл шәһәре - 26.9.1943, Чернигов өлкәсенең Репкин районы Неданчичи авылы җирләнә), Советлар Союзы Герое (15.1.1944, вафатыннан соң), гвардия рядовое. Петропавловск авыл хуҗалыгы техникумының ике курсын тәмамлый (1942). Петропавловск ит комбинатында мастер булып эшли. 1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 58 нче гвардия кавалерия полкы пулемётчысы (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе).

ДЕВЯТАЕВ МИХАИЛ ПЕТРОВИЧ

ДЕВЯТАЕВ Михаил Петрович (8.7.1917, хәзерге Мордва Республикасы Торбеево шәһәр тибындагы поселогта- 24.11.2002, Казан), Советлар Союзы Герое (15.8.1957), гвардия өлкән лейтенанты. Казан елга техникумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1940 та Оренбургта очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбендә укый. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 104нче истребительләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы истребительләр авиациясе дивизиясе).

ДЕМЕНТЬЕВ ПЁТР ВАСИЛЬЕВИЧ

Дементьев Пётр Васильевич (24.1.1907, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы - 14.5.1977, Мәскәү), генерал-полковник-инженер (1976), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1941, 1977).

ДЕНИСОВ ИВАН ФЁДОРОВИЧ

ДЕНИСОВ Иван Фёдорович (19.12.1924, Бөгелмә кантоны Яңа Писмән авылы - 14.5.1995, Алма-Ата), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия лейтенанты. Моршанск пулемёт-миномётчылар училищесен тәмамлый (1943). 1941 елдан Кызыл Армия сафында. 1941 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче гвардия укчылар полкы автоматчыларының взвод командиры (8 нче армиянең 35 нче гвардия укчылар дивизиясе).

ДЕРГУНОВ ЛАЗАРЬ ВАСИЛЬЕВИЧ

Дергуно́в Лазарь Васильевич (7.2.1907, Сембер губернасы, Буа өязе, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Үби авылы - 23.12.1974, шунда ук), авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое (1948).

ДМИТРИЕВ МАКСИМ ВАСИЛЬЕВИЧ

ДМИТРИЕВ Максим Васильевич (14.9.1913, Казан - 1.11.1990, Киев), Советлар Союзы Герое (21.3.1940), полковник. Киев танк-техник училищесен тәмамлый. Туган шәһәрендә мех фабрикасында слесарь булып эшли. 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Хәсән күле янында японнар белән сугышта катнаша (1938). Совет-фин сугышы елларында 109 нчы аерым разведка батальонында танкның өлкән механик-йөртүчесе (7 нче армиянең 86 нчы мотоукчылар дивизиясе).

ДНЕПРОВ ПЁТР АЛЕКСЕЕВИЧ

ДНЕПРОВ Пётр Алексеевич (16.1.1919, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Островка авылы - 23.7.1974, Киев), Советлар Союзы Герое (27.2.1945), гвардия майоры. Танкистлар мәктәбен тәмамлый (1941). Урта Азия геология трестында топограф булып эшли. 1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче гвардия танк бригадасының танк батальоны командиры урынбасары (1 нче гвардия танк армиясенең 11 нче гвардия танк корпусы).