Труженики тыла

АБДУЛЛИНА ӨРФӘЙДӘ ВӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

Абдуллина Өрфәйдә Вәлиулла кызы 1932 нче елның 10 маенда Лаеш районы Пәрәү авылында 1 нче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 4 бала үскәннәр. Унике яшь-тән урак урган, утын тураган. 1958 нче елга кадәр сарык фермасында эшләгән. Аннары 1982 нче елга кадәр яшелчә бакчасында хезмәт куйган. Барлык хезмәт стажы 42 ел. Пенсиягә чыккач та , терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Хезмәтләре өчен “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ике кызы тәрбиясендә яши.

АБРАМОВ АЛЕКСЕЙ ЗАХАРОВИЧ

Абрамов Алексей Захарович. Место жительства: с.Ново-Шешминск Ново-Шешминский район ТАССР . В годы Великой Отечественной войны работал в Новошешминской МТС трактористом. Награжден медалью "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг." (Акт от 28 апреля 1947 г., фонд 3610, опись 2, дело 174, лист 19). Источник: Национальный архив Республики Татарстан.

АБРАМОВА АНТОНИДА НИКОЛАЕВНА

Әтисе Николай Кузнецов, урман эшчесе, гаиләсе белән Чаллы леспромхозының Соболеково торак пунктында яши. Әнисе иртә вафат булгач, Антонида сеңлесе белән ят ана тәрбиясендә кала. Үги ананың ияреп килгән кызы да бар. Әтисе Николай Агафоновичка фронтка чакыру кәгазе килсә дә, күзе зәгыйфь булгач, аны тылда, урман кисүдә калдыралар. Урман эше авыр, биек-биек агачларны аркылы пычкы белән кисеп аударырга, делянка читенә чыгарып өяргә кирәк. Юллар төшүгә (анысын да чистартып, чана-арба йөрерлек хәлдә тотарга туры килә) бүрәнәләрне атлар белән тарттырып озату зур көч сорый.

АГЛЯМОВА МИНЗАДА СИРАҖЕТДИН КЫЗЫ

Аглямова Минзада Сираҗетдин кызы 1925нче елның 15нче июнендә Югары Әлморза авылында туган. Минзада апа тугач, үз әнисе Шәпкиҗамал үлеп китә һәм Бибисылу әнисендә 6 бала тәрбияләнеп үсә. Бүгенге көндә Минзада апа гына исән.

АЗДАХОВ МӨҖӘҺИТ САЛИХҖАН УЛЫ

Аздахов Мөҗәһит ага 1930 нчы елда Мортыштамакта туган. Әтисе улы туганны да көтмичә, гаиләсен ташлап, авылдан чыгып китә. Әнисе яңа ире белән бәхет эзләп Урта Азия якларына юнәлә. Кечкенә Мөҗәһитне әнисенең абыйсы Вәҗәһетдин үзенең ишле гаиләсенә сыендыра. Ач-ялангач булсалар да, укуын ташламый ул. Туган авылында җиде класс белем алгач, укуын дәвам иттерергә теләге булса да, мөмкинлеге булмый. Абыйсы Вәҗәһетдин дә фронтка китә, ишле гаиләгә терәк булып Мөҗәһит кала. Башта колхозда табельщик, аннан хисапчы булып эшли.

АЗДАХОВА ХӘЛИМӘ САЛИХҖАН КЫЗЫ

Хәлимә Салихҗан кызы 1925 елда Югары Әхмәт авылында туган. Әтисе дәһшәтле 1937 елда вафат була. Җиде бала ятим кала. Бөек Ватан сугышы башлангач, 16 яшьлек Хәлимәне Яшел Үзән заводына җибәрәләр. Үзәккә үткән ачлыкка түзә алмыйча, качып кайта ул. Тик сугыш чоры законнары кырыс: 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Сугыш беткәч, амнистиягә эләгеп, иреккә чыга, туган авылында колхозда эшли башлый. Әнисе вафат булгач, Орск, Комсомольск, Кемерово шәһәрләрендә эшли. Әнисенең сеңлесе чакыруы буенча Новокузнецк шәһәренә килеп төпләнә. Түзелештә кранчы булып эшли, исеме Мактау тактасыннан төшми.

АИТОВА НӘКЫЯ ӘБЕЛНӘГЫЙМ КЫЗЫ

Нәкыя апа 1923 елда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Сабай авылында дөньяга килгән. Җиденчене тәмамлаганнан соң куяннар үрчетү фермасы мөдире булып эшләгән. 1946 елда авыл егете Хәсәнгә кияүгә чыккан. Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Хәзер инде үзләре балалар һәм оныклар үстерәләр. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә алганда Нәкыя апаның күзләре дымлана.

АКТАНЫШ «ТУГАН ЯК» МУЗЕЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ХАКЫНДА СӘХИФӘНЕ ДӘВАМ ИТӘ

Нәзирова Фатыйма Мөхәммәтнәзир кызы. 1923 елның 11 сентяберендә Уразай авылында туган. 1942 нче елны 18 яшендә сугышка алына. Сталинград арасында күпер салу, окоплар казу эшендә катнашкан. Тимер юл төзи-төзи Украинага баралар. Ачлыктан бик интегәләр. Украинадан юллар эшли-эшли яңадан Сталинградка кайталар. Җиңү көнен дә шунда каршылыйлар. 1945 елның 22 нояберендә туган авылына кайта. "Фронтовик" ордены, 5 медале бар.

АЛЕКСАНДРОВА МӨҺӘЛЛИЛӘ ГАТИЯТУЛЛА КЫЗЫ

Александрова Мөһәллилә Гатиятулла кызы 1915 елның 17 октябрендә Сарман районы Урта Кәшер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1932 елның май аенда Карамалыда ачылган укытучылар курсына укырга бара һәм август аенда аны тәмамлый. Октябрь аеннан Югары Баграж башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Хезмәттәше Александров Алексей белән тормыш коралар. 1934-1942 елларда Рангазар, 1942-1943 елларда Мостафин, 1943-1944 елларда Иске Минзәләбаш, 1948-1949 елларда Янурыс авылларында укыта.