Труженики тыла

БИКБОВ ИРЕК ХАЛИЛРАХМАН УЛЫ

Бикбов Ирек Халилрахман улы 1931 елның 10 сентябрендә Апас районы Дәүләки авылында туа. 4 класс белемне Дәүләки мәктәбендә укый. Аннан соң 7 классны Ябалак авылына йөреп укый. 7 классны бетергәч колхозда кыр эшләрендә үгез җигеп эшли. Үгез, ат кетүе кетә. Үгез белән кырдан фермага салам ташый. 1946 елларда станцияга Биябаш урманнарыннан үгез белән агач ташый алар.

БИККИНИН МИННЕХАРИС БИККЕНӘ УЛЫ

Тыл ветераны Биккинин Миннехарис Биккенә улы, 1928 нче елның 2 нче январендә Татарстан Республикасы Саба районы Иске Икшермә авылында туган.

БИККИНИН МИННЕХАРИС БИККЕНӘ УЛЫ

Тыл ветераны Биккинин Миннехарис Биккенә улы, 1928 нче елның 2 нче январендә Татарстан Республикасы Саба районы Иске Икшермә авылында туган.

БИККИНИНА СӘРИЯ БИКМӨХӘММӘТ

Тыл ветераны Биккинина Сәрия Бикмөхәммәт кызы, 1932 нче елның 31 нче январенда Татарстан Республикасы Саба районы Иске Икшермә авылында туган.

БИКМУХАМЕТОВА РӘМЛӘ ГАЗИЗ КЫЗЫ

Бикмухаметова Рәмлә Газиз кызы 1932 елның 9 февралендә Чури-Бураш авылында доньяга килә.Сугыш ачысы узәккә утте ди.Авыр хезмәтләр безнен җилкәдә булды дип искә ала.Бугенге көндә Рәмлә Газиз кызы Мәскәудә кызы тәрбиясендә .

БОГАТЫРЁВА НАДЕЖДА АНДРЕЕВНА

Безнең шәһәрдә яшәүче Надежда Андреевна Богатырева туксан яшьлек юбилеен үткәрдән иде. Аны бу көнне зурлап котладылар. Ул егерменче елларда Кожаевка авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе тифтан иртә үлә. Кыз да авырый, ләкин исән кала.

БОРОДАЕВА АЛЕКСАНДРА ИВАНОВНА

Шәһәрдәшебез Александра Бородаевага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Александра Ивановнаны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Автоклуб үзешчәннәре исә сугыш чоры җырлары белән ветеранны яшьлегенә алып кайтты.

БОРҺАНОВА ГӨЛНӘФИС ИСМӘГЫЙЛЬ КЫЗЫ

Гөлнәфис Исмәгыйль кызы 1927 елның 10 апрелендә Татар Борнае авылында дөньяга килә. Гөлнәфис апа кызганычка каршы 2017 нче елнын 1 нче октябрь көнне арабыздан китеп барды. Ветераныбыз улы Илгиз гаиләсе белән яшәде. Гөлнәфис апа, янына кергән саен, сугыш елларын искә төшерә иде. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Әтисе сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. 1942 елның көзендә Гөлнәфис апаны ФЗӨ гә җибәрәләр. Монда да аны авыр сынаулар көтә. 6-7 айдан, ФЗӨ таралгач, авылга кайта.

БӘДЕГЫТДИНОВА (МӨБӘРӘКШИНА) ЗӘМФӘРИЯ КӘШИП КЫЗЫ

1930 нчы елның 8 августында Саба районының Тенеки авылында крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 4 кыз булалар. Үзе сөйләгән буенча, Тенеки авылында 4 сыйныф белем ала. Моннан соң, тормышлары бик авыр булганлыктан, колхозда эшли башлый. Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала булган бу гаиләдә әти-әниләренә тормышны алып баруы бик авырга туры килә. Кычыткан, черек бәрәңге ашап, иске кием киеп яшиләр алар. Ләкин шулай булса да, тормыш авырлыкларына бирешмиләр, сынмыйлар. Сугыш башлануын Мөбарәкшиннар гаиләсе күрше-күлән сөйләгәннәрдән беләләр.

БӘДЕРТДИНОВ СӘЕТНӘСИМ БӘДЕРТДИН УЛЫ (ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР)

Нәсел агачымның бер тамырын Ничә еллар эзлим. Табар өчен гомерем җитәр микән? Белмим, белмим, белмим... Сәетнәсим абыемның соңгы хаты Сталинград фронтыннан язылган. «Хәбәрсез югалды» дигән җан өшеткеч хәбәр дә озак көттермәгән. 1943 елның июлендә килгән ул кәгазь өйдәгеләрнең кулларын өткән, өннәрен алган. Сугыш, аһ, сугыш, сугыш! Белде микән: намусында Күпме өзелгән сулыш...