СОЦИАЛИСТИК ХЕЗМӘТ ГЕРОЕ – ЗАРИПОВА ТӘҮЗИХА ГӘРӘЙ КЫЗЫ
Социалистик Хезмәт Герое – Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы 1930 елда Баулы районы (элекке Ютазы районы) Мортаза авылында туа. Аның әтисе Киров исемендәге колхоз рәисе, әнисе гади колхозчы булып эшли. Тәүзиханың балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Яшь кыз авылдагы барлык яшьтәшләре белән бергә өлкәннәргә булыша. Алар басуда да, фермада да көнне төнгә ялгап эшлиләр. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән лозунг һәркем өчен уртак була.