Труженики тыла

ШИЯБИЕВА МИҢЛЕХӘКИМӘ ГАЙНЕТДИН КЫЗЫ

Шиябиева Миңлехәкимә Гайнетдин кызы Сарман районы Азалак авылында, Авзалетдинов Гайнетдин һәм Ногманова Миңлемөгаллимә гаиләсендә, 1928 елнын 22 маенда дөньяга килә. Колхозлар оешкан, кулакларнын халыкка бик зур зыян салган елларыннан соң, 1927 нче елда илебез бик куркыныч ачлык кичерә. Шушы коточкыч хәлләрдән соң туганга күрә, анын балалык чорлары бик авыр елларга туры килә. 1935 елда Азалакта башлангыч мәктәпкә укырга керә. 4 класстан 7 класска кадәр Катыш-Каран мәктәбендә белем ала. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәптә укулар туктый.

ШИҺАПОВА ФӘҮЗИЯ САФА КЫЗЫ

Фәүзия Сафа кызы Урта Балтай авылында гади крестьян гаиләсендә туып үсә. “Төрлесен күрергә туры килде инде” – дип искә ала Фәүзия апа. Авыр эш дип тормадык, окоп та казыдык, урман кисеп кул арбасы белән тартып ташыдык. Бервакыт Биябашы урманында атлары егылып үлә. “Урманда калдырсак, ышанмыйча ат түләттерерләр дип, өстерәп кайттык аның гәүдәсен “ – дип хатирәләрен барлый Фәүзия апа. Сугыш башланганны, әтисен һәм әтисенең энеләрен озатырга Апаска кадәр барганын да бик яхшы хәтерли ул.

ШӘВӘЛИЕВ МӨХӘММӘТГАЛИ

«Мин үзем 1930 елда туганмын. Сугыш башланганда, 10 яшьлек малай идем.Әтием сугыш башланган көнне үк фронтка китте. Аның юлда язган бер хаты килде. Бомба яңгыры астында барганлыклары, бик кыен булуы турында язган иде. Китеп , бер ай булганда , хәбәрсез югалуы турында хат килеп төште. Әни кулында без 3 ятим бала калдык. Әниемнең дә сугыш вакытында эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел.

ШӘВӘЛИЕВА МИННЕХАҖӘР ГАЛИӘСКӘРКЫЗЫ

Шәвәлиева Миннехаҗәр Галиәскәр кызы 1931 нче елның 6 нчы апрелендә Саба районы Түбән Утар авылында туа.Ул гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәйфетдинов Галиәскәр амбарда кладовщик булып эшләгән. Әнисе урак урган, көлтә бәйләгән.

ШӘГАЛЛЯМОВА МӨГӨЛСЕМ АБДУЛ КЫЗЫ

Шәгаллямова Мөгөлсем Абдул кызы 1927 елның 11 июлендә Апас районының Шыгай авылында туа. 7 классны да шунда укып бетергәннән соң 11 яшендә фермада сыер савучы булып эшли.Сугыш башлангач окоп казырга җибэрделәр, аннан урман кистем. Ул чакларны язып аңлата торган түгел. 15 яшем тулгач Молотов шәһәренә җибәрделәр, аннан Сергач заводында әшләдем, хәтта Волгоградтагы хәрби заводта да бер ел хезмәт иттем – дип сөйләде Гөлсем әби.1958 елда кияүгә чыга Каратун авылы егете Ришат абыйга. Шуннан соң авылда төрле эшләрдә эшләп, иң күп, иң оста чегендер үстерүче була, лаеклы ялга чыга.

ШӘЙДУЛЛИН ШАКИР ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Шәйдуллин Шакир Хәбибулла улы. 20.02.1930 - 11.01.1997 Әлки районы Чуаш Кичүе авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында ана бары ун яшь була. Олырак ике абыйсы белән кырда эшли. Яшь булуына карамастан, ул эштән курыкмыйча олы яшьтәге бабайлар белән аркан ишкән, мунчала бәйләгән. Ат җигәргә буе җитмәгәч, ящик өстенә басып атны җигә торган булган. Өендә исәнсез әтисе, бала имезүче әнисе, ике сеңлесен булган, аларны ашатырга кирәк булган. Сугыштан соң сыер фермасында скотник булып эшләгән.

ШӘЙДУЛЛИНА МАЙСАПА НАСРУЛЛА КЫЗЫ

Хезмәт һәм тыл ветераны Шәйдуллина Майсапа Насрулла кызы истәлекләре. “Мин, Шәйдуллина Майсапа 1919 елның 10 июнендә Ворошилов районы Шәрләрәмә авылында Насруллин Насыйбулла һәм Шәйгалләмова Майбәдәр гаиләсендә туганмын. Әткәй 1914 елда беренче Бөтендөнья сугышына китеп, 4 ел йөреп кайта. Әткәйләрнең тары белән бодай яргычлары була. Анда әткәй үзенең абыйсы Хөснулла белән бергә эшлиләр. Аларның 4 атлары яргычны әйләндереп йөри, 2 ат урманнан утын ташыйлар, утынга яралар, сушилкада чи икмәкне киптерәләр.

ШӘЙДУЛЛИНА ХӘТИМӘ ГАБДРАХМАН КЫЗЫ

Татарстан Республикасы Апас районы Шәмәк авылында туа. Шәмәк башлангыч мәктәбен тәмамлый. 1926 елгы авылдашы, Дәүләки МТСы механизаторы Габделхәй Шәйдуллинга кияүгә чыга. Күп тә үтми, яшь гаилә яткын далаларга юл тота. Шәйдуллиннар Алтай краеның Топчиха районы Чистенка авылына барып урнашалар. Анда аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Тракторда сабанчы, комбайн ярдәмчесе дә булып эшли. Аларны анда бетереп калырга кыстыйлар. Әмма алар яңадан үзләре яшәгән авылга кайтып хезмәт итәләр. 40 елдан артык Крупская исемендәге Шәмәк фермасында эшли. 4 кыз бала тәрбияләп үстерәләр.

ШӘЙМАРДАНОВ ХАҖЕТДИН МӘҮЛӘВИ УЛЫ.

Шәймарданов Хаҗетдин Мәүләви улы. 1929 елны Чаллы районы Яңа Сарайлы авылында туып үскән. Сугыш вакытында 12 яшендә үгез җигеп, басу сөргән. 1953 елны өйләнә, ике кыз, ике малай үстерәләр. Башта “Гигант” колхозында тракторчы, соңыннан ферма мөдире булып эшли. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.

ШӘЙМОРЗИН КОРБАНГАЛИ ШӘЙМОРЗАУЛЫ

Шәйморзин Корбангали Шәйморза улы Татарстан Республикасы (элеккеге Яңа Чүриле районы Арча кантоны) хәзерге Саба районы Түбән Утар авылында 1930нчы елның 2нче маенда туа.Гаиләдә бишенче бала була. Әтисе- Шәйморза, әнисе- Зәкия икесе дә күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшлиләр. Балачагы авыр елларга туры килә, күп балалы гаиләдә кием –салым да, ашарга ризык та булмый. 7-8 яшьләрдә үк чабата үргән, күн итек теккән, колхозда көтү көткән. 1938нче елда башлангыч мәктәпкә укырга керә.