ӘСКӘРОВА САФУРА ГАЯЗ КЫЗЫ
Әскәрова Сафура Гаяз кызы 1929 нчы елның 10 нчы гыйнварында Апас районы Түбән Барыш авылында 4 балалы гаиләдә олы кыз булып дөньяга килә. Бик яшьтән тормыш арбасына җигелә ул. Авыл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлагач, туган авылы колхозына эшкә керә. Ач-ялангач булсалар да, бу чор кешеләре өлешенә туры килгән окоп казу, ,урман кисү кебек хатын-кыз өчен авыр хезмәт кечкенә Сафура җилкәсенә дә төшкән. Тормышның ачысын-төчесен күп татыган Сафура апа югалту ачысын да бик иртә татый - Сафура апаның әтисе сугыш кырларында мәңгелеккә ятып кала.