ВАЛИЕВ ТУКТАР
Вәлиев Туктар 1910 елда туган, кибет мөдире булып эшли. Туктар абый сугышка 1941 елның 1 нче сентябрендә чыгып китә. Мөхәлләт апа аны берсеннән- берсе кечкенә дүрт бала белән озатып кала. Иң олы дигәне Мәдинәгә 6 яшь, ә кечесе Галимәгә 6 ай була. Башта хатлар килеп тора. Соңгы хаты Днепр елгасын кичәр алдыннан килә. "Днепр суы кып-кызыл кан, кайтып булмас ахыры", дип язылган була анда. Шушы хаттан соң бернинди хәбәр дә килми.