Сугышта катнашучылар

ФАРРАХОВ ГАЛИМЖАН ФАРРАХ УЛЫ

Фаррахов Галимжан Фаррах улы 1923елнын 1декабрендэ якты доньяга туа. Сугыш жиллэре ана да кагыла. 1942елнын 14апрелендэ хэрби военком сугышка китэ. Украина флотында, 12гвардия, 12танковый полкта танкист булып Боек Ватан сугышынын авыр юлларын утэ. Олкэн сержант дэрэжэсенэ ия була, бик куп орден-медальлэр белэн булэклэнэ. 1944елнын ноябрендэ бик каты яраланып кайта. 2007елнын 15мартында вафат була.Галимжан Фаррах улынын батырлыклары мэнгелек. Источник: https://www.instagram.com/p/B_7qvYbpJ1i/

ФАРСЫЕВ МУЛЛАЯН ФАРСЫЙ УЛЫ

1918 елның 7декаберендә Иске Сәфәрдә туа, шунда яши. 1939 елны хәрби хезмәткә чакырыла һәм 22 июнь таңында армиядә була. Бессарабия, Киев, Смоленскины саклауда, Курск дугасында, Берлинны алуда катнаша. 3 ай Германиядә хезмәт итә. Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый, 1946 елның 6 июнендә авылына кайта. "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Батырлык өчен", аннары юбилей медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә . Хәрби дәрәҗәсе- старшина.

ФАТЫЙХОВ ФАРСЫЙ ФАТЫЙХ УЛЫ

Бишкүмәч авылында 1919 елның 9 июнендә дөньяга килә, Олыимәндә яши. 20 яшендә ил алдындагы бурычын үтәргә чакырыла, Монголиядә хезмәт итә, шунда сугыш башлану хәбәрен ишетә. Волохов фронтында разведчик була. Икенче тапкыр каты яралангач, 1942 елның декаберендә туган авылына эйләнеп кайта. Җиңү бәйрәмен бишкүмәчтә каршылый. Хәрби бүләкләре юк., дәрәҗәсе-солдат. Бишкүмәчтә бригадир, Олыимәндә ферма мөдире була. "Хезмәттәге батырлык өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнә. ВДНХга бара. Хатыны Мәхтүмә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

ФИЛИПОВ ГОРДЕЙ ИВАН УЛЫ

1904 елның 1гыйнварендә хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районы Катюшино авылында туган. Милләте – рус. 4 сыйныф укыган, Ярославль өлкәсендә торф чыгару предприятиясендә эшләгән. Гражданнар сугышында катнашкан. 1942 елдан Кзыл Армиядә, шул ук вакытта фронтта.

ФӘРДИЕВ ТИМЕР ФӘРДИ УЛЫ

1925 елның 15 гыйнварында Зөбәер авылында туа. 1942 елның декабрендә фронка китә. Япониягә каршы сугышта Харбинга кадәр барып җитә. Туган якка 1947 елның гыйнварында кайта. Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Японияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Майор. Комсомол райкомында, партия райкомында эшли. Казанда Югары партия мәктәбендә укый. Төзү-монтаж идәрәсендә, район газ оешмасында эшли, КПСС өлкә комитетының, Югары Советның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Рабига белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

ФӘРДИЕВ ФАЯЗ ФӘРДИ УЛЫ

1926 елның 1 мартында Иске Айман авылында туа. Фронтка 1944 елның декабрь аенда китә. Сугыштан соң 1955 елга кадәр җирлектәге күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Аннан 1993 елдан Пермь өлкәсе Кизель шәһәрендә эшли. "Хезмәт ветераны" медале, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Әсма белән Чиялек авылында яши.

ФӘРДИЕВ ШӘЕХ ФӘРДЕТДИН УЛЫ.

1924 елда Калинин районының Әнәк авылында туа. 1942 елда Бөек Ватан сугышына Ижау шәһәре аша китә. Мурманск шәһәрендә диңгезче булып хезмәт итә, Җиңүне дә шунда каршылый. Сугыш тәмамлангач та флотта хезмәт итә һәм 1947 елда туган ягына кайта. Хәрби бүләкләре - "За оборону Заполярья", "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг." Туган җирендә башкарган төп хезмәтләре - шофер, бригадир, хуҗалык мөдире. Тормыш иптәше Дөргалия Шәрип кызы белән 57 ел бергә гомер кичерәләр. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. 2005 елда вафат була.

ФӘРӘҖОВ ФӘЯЗ ГАСЫМ УЛЫ

Фәрәҗов Фаяз Гасым улы 1921 елда, Азәрбайҗан ССР-ы, Ленкоран өязенең Гасымлы авылында туган. 1941 елда Масаллы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафына чакырыла. Ростов өлкәсенең Прохладный шәһәрендә урнашкан хәрби часта хезмәт итә башлый. 1941 елда Кырымны азат итүдә катнаша. 1942 елда Харьков янында Изюм шәһәре өчен алышларда башы каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сталино һәм Штранс шәһәрләрендәге лагерларда була. Аларда 4-5 ай тотылганнан соң Италиягә озатыла.

ФӘСАХОВ ГАБДЕЛБАРИ ФӘСАХ УЛЫ

1926 елның 2 маенда Яңа Баллыкүл авылында туган. 1943 елның ноябрендә район үзәгеннән 93 кеше, шул исәптән Габделбари да Норлат тимер юлы станциясе аша хәрби хезмәткә озатыла. Алар Арзамас шәһәре янында хәрби әзерлек узалар. Габделбари Фәсахов 1944 елның июлендә Беренче Украина фронтының Беренче танк армиясе составында сугышка керә. Ул Бөек Җиңү көнен Берлин шәһәре янында каршылый. Әле сугыштан соң да Лейпциг шәһәрендә хәрби хезмәтен дәвам итә. 1948 елда, авыру сәбәпле, аны авылына вакытлыча ялга җибәрәләр һәм кабат чакыртмыйлар.

ФӘТХЕТДИНОВ ИСЛАМ НУРЕТДИН УЛЫ

Фәтхетдинов Ислам Нуретдин улы 1926 елның 16 маенда Яңа Чаллы авылында биш балалы гаиләдә туган. Фронтка 1943 елның 3 нояберендә алына. Авылда чагында ук механизатор hөнәре үзләштерүенең кирәге чыга: ул Новофоминск тирәсендә сугышларда танкист буларак катнаша. Аңа ук сугышта җимерелгән танкларны ремонтлау белән шөгыльләнергә дә туры килә. Ислам 1950 елда гына демобилизацияләнә. Шул ук елда туган авылында Рәисә исемле кыз белән гаилә корыла. Алар икесе дә тракторчы булып эшлилэр.