Сугышта катнашучылар

ХӘМИДУЛЛИН ХӘЙДӘР МӘҖИТ УЛЫ

1942 елның мартыннан фронтта. Беренче тапкыр яралана. Венгрия, Австрия җирләрендәге сугышларда да катнаша, Германиягә дә барып җитә. Анда тагын яралангач, Ереванга госпитальга озатыла. Шунда алты ай дәвалангач,1945 елның августында туган авылы Югары Әлморзага кайта.Хөкүмәт бүләкләре бар. "Ватан өчен!” китабыннан 2005 г.

ХӘМИДУЛЛИНА ГӨЛСЕМ ХӘМИДУЛЛА КЫЗЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәмидуллина Гөлсем Хәмидулла кызы, 1915 ( 1919) елда Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. 1942 нче елда районнан 22 кыз фронтка китәләр.Кыска вакытлы хәзерлек курслары үткәч ул, кече сержант булып, зенитчылар отделениесендә хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, “Сугышчан казанышлары өчен ” һәм Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1944 нче елны сугыштан яраланып кайта һәм сугышка киткәнче башлаган эшен дәвам итә, ягъни мәктәптә укыту эшенә керешә.

ХӘСӘНОВ ШАҺЗАДӘ ҖИҺАНША УЛЫ

Хәсәнов Шаһзадә Җиһанша улы 1915 елның 7 маенда Зәй районы Бура-Киртә авылында туа. Ленингард шәһәрендә элемтә институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында ул 1941 елдан алып элемтәче булып катнаша, 1947 елда демобилизацияләнеп туган ягына кайта. Шаһзәдә Җиһанша улы 1951 елда Алабуга шәһәренә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1985 елның 1 августында вафат була. Шаһзәдә Җиһанша улының якты образын шәһәр җәмәгатьчелеге әле дә онытмый. Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.

ХӨРМӘТУЛЛИН ӨЛФӘТ ХӨРМӘТУЛЛА УЛЫ

1924 елның 18 октяберендә Бишкүмәч авылында туа, Кировта яши. 1942 елның августында 18 яшендә яуга чакырыла. 1 нче танк армиясендә 343 нче укчыполк сафында Брянск, Смоленск өчен сугышларда катнаша. Җиңү бәйрәмен Польшаның Лодзь шәһәрендә каршылый. 1945 елад фронттан кайта. "Батырлык өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе-сержант. Мал табибы була, соңыннан төрле эштә эшли. 1985 елны лаеклы ялга чыга.

ХӨСӘЕНОВ МӨСӘЯФ ӘХМӘДИША УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хөсәенов Мөсәяф Әхмәдиша улы, 1926 елның 2 январендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1940 елда 7 классны бетерә.1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан кызыл армия сафларына алына һәм шуннан сугышка китә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша. Кече сержант дәрәҗәсендә, 304 нче укчылар полкында (в/ч 29265 ) хезмәт итә. 82 мм һәм 120 мм минометларда, миномет командиры була. 1950 елның 15 декабрендә генә туган якларына кайта. Авылга кайткач “Киров” ,“Искра” колхозларында төзү бригадасы мастеры, балта остасы булып эшли.

ХӨСӘЕНОВ ТИМЕРШӘЕХ ХӨСӘЕН УЛЫ

1923 елның 2 июлендә Яңа Богады авылында туа. Сугышка 1942 елның 24 августында китә. 2 нче Белоруссия фронтында, Смоленск юнәлешендә сугыша. Яраланып, 1943 елның 22 июнендә кайта. Серңант. Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Колхозда, Актаныш элеваторында эшли. Хезмәт ветераны. Данлы хезмәте өчен медале белән бүләкләнә. Алты баласы бар.

ХӨСӘЕНОВ ФӘРВАҖ ВӘҖИ УЛЫ (05.03.1919-22.04.1988)

Хөсәенов Фәрваҗ Вәҗи улы (05.03.1919-22.04.1988) Иске Байсар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1934 елда Казанга китә. Көндезләрен мехчылар техникумны тәмамлап, Чиләбе хәрби авиация училищесына укырга керә.1940 елдан очучы-инспектор-штурман белгечлеге белән һавага күтәрелә.

ХӨСӘЕНОВ ШӘКҮР

Хөсәенов Шәкүрнең оныгы Хәбибуллина Лилия сөйләве буенча: "Минем бабама -Хөсәенов Шәкүргә колхозда эшли башлаганда нибары 11 яшь була. Ватан сугышына киткән ир-егетләрнен 2 атын Шәкүргә тапшыралар: яшүсмер малайга колхоздагы барлык авыр эшләрне башкарырга да, ерак җирләргә дә йөрергә туры килә. 1943 елның ноябрендә аны армиягә алалар. Алар Бөгелмә шәһәреннән алып Ерак Көнчыгышның Гродеков шәһәренә кадәр терлек ташучы вагоннарда бер ай чамасы баралар. Яшь солдатларны урнаштырганнан сон, иске солдат киемнәре бирәләр. Шулай итеп ачлы-туклы солдат тормышы башланып китә.

ХӨСӘЕНОВ ӘХМӘДИША ХӨСӘЕН УЛЫ

Сугыш ветераны Хөсәенов Әхмәдиша Хөсәен улы 1896 елның 29 ноябрендә хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Ул ике сугыш ветераны Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә. 1942 елның 15 январенда Сарман район хәрби комиссариат тарафынан сугышка алына. Ленинград блокадасын саклауда катнаша. Сул кулы яралана. 1945 елны туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Колхозда төзүчеләр бригадасында балта остасы булып эшли. Ил алдындагы бурычын намуслы үтәгәне өчен ул күп медальләр белән бүләкләнә.

ЧУТАЕВ МАНСУР ГЫЙЛМЕТДИН УЛЫ

Чутаев Мансур Гыйлметдин улы Чутаев Мансур Гыйлметдин улы 1917 елның 23 февралендә Әгерҗе районы Иж-Бойки авылында туа. 1931 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ФЗОда укый һәм 1934 елдан 1939 елга кадәр Әгерҗе тимер юл станциясендә машинист ярдәмчесе булып эшли.