1921 елның 10 апрелендә Иске Кадермәттә туа, хәзер дә шунда яши.
1941 елның мартында хәрби хезмәткә алына. Сугыш башланганнан беренче көненнән үк илнең бәйсезлеген яклауда катнаша. Башта III Белоруссия, аннары II Украина фронтларында разведчик була. Җиңү көнен Кенигсбергтан каршылый. 1946 елда авылына кайта.
"Батырлык өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Кенингсбергны алган өчен", аннан юбилей медальләре, Кызыл Байрак һәм II дәрәҗ Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе- өлкән сержант.