ӘМИРХАНОВ ШӘКЕРТ ӘМИРХАН УЛЫ
1926 елның 16 гыйнварында Актаныш авылында туа. Фронтка 1944 елда китә. Япониягә каршы сугышта катнаша. Җиңү көнен Япониядә каршылый. Туган якка 1951 елда әйләнеп кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Район Советы башкарма комитетында, комуналь хуҗалык җитәкчесе булып эшли. Актаныш май заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Коммунистик хезмәт ударнигы. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.