ВӘЛИУЛЛИН ӘХТӘМ ШАФИГУЛЛА УЛЫ
Вәлиуллин Әхтәм Шәфигулла улы 1927 елның 16 мартында Карашай-Саклау авылында туган. 1941 елда “бик яхшы” билгеләренә генә Карашай-Саклау җидееллык мәктәбен тәмамлый. Аттестан алганның икенче көнендә сугыш башлана. Шул көннән 14 яшьлек егет колхозда эшкә җигелә. 1942 елда әтисе Шафигулла абзый фронтка китеп бара, ә 1944 тә Әхтәмнең үзенә дә чират җитә. Шул китүдән 7 ел буе солдат хезмәтен башкарырга туры килә аңа. Эчке эшләр министрлыгының оператив гаскәрләрендә дә, Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының чик буе гаскәрләрендә дә хезмәт итә ул.