Сугышта катнашучылар

ГАЛИЕВ ӘХМӘТ ГАНИ УЛЫ

1920 елның 20 апрелендә Югары Яхшый авылында туа.1940 елда армиягә китә. Ерак Көнчыгышта, Монголиядә була. 190 нчы, 132 нче, 61 нче укчы полкларында хезмәт итә. Туган якка 1946 елда кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Японияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы МТСта хисапчы, баш хисапчы урынбасары, баш хисапчы булып эшли. Тормыш иптәше Нәкыя дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

ГАЛИМОВ ГАБДЕЛГАНИ ГАЛИМ УЛЫ

Сугыш һәм Хезмәт ветераны Галимов Габделгани Галим улы, 1899 елны, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Махсус мәктәптә укымый. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый, төрле эшләрдә эшли.1919 елның 5 августында Минзәлә РХК нан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Гражданнар сугышында катнаша. Башта укчы полкта укчы булып, аннан интендант булып хезмәт итә. Кавказда Моздок шәһәре янында тимер юл күперен саклауда катнаша. 1922 елның октябрендә туган авылына кайта. Төрле эшләрдә эшли.

ГАЛИМОВ ӘНӘС ГАЛИМ УЛЫ

1914 елның 4 нче сентяберендә Иске Кормаш авылында туа. 1941елда сугышка алына. Калининград, Смоленск шәһәрләрен азат итү сгышларында катнаша. 1942 елда яраланып туган авылына кайта. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Җирлектәге күмәк хуҗалык һәм учрежденияләрдә төрле хезмәт башкара. Тырышлыгы өчен "Хезмәт ветераны" медаленә лаек була. Хатыны Шәрифә белән тугыз бала тәрбияләп үстерә.

ГАЛИУЛЛИН ЯРУЛЛА ХАЙРУЛЛОВИЧ

Галиуллин Ярулла Хайруллович Родился в 22 июня 1926 г. в д.Верхние Лащи в семье мастера. Начальную школу окончил в родной деревне. Потом учился в Ново-Чечкабской школе. Когда началась война, работал в колхозе. Рабочих рук не хватало. В августе 1943года добровольцем ушел на фронт, 17летним юношей. В г.Свердловске прошел подготовку. Их обучали на химиков – разведчиков. В январе 1945г. его отправляют на фронт. При форсировании реки Висла проявил проявил героизм и был награжден боевой наградой «За Отвагу». Участвовал при штурме Варшавы, Берлина. Закончил войну на Эльбе.

ГАЛЛӘМОВ ГАЗИЗҖАН ГАЛЛӘМ УЛЫ

1922 елның гыйнвар аенда Актаныш районының Аккүз авылында туа. 19 яшендә - 1941 елда сугышка китә. Воронеж, Сталинград шәһәрләрен алуда катнаша. Авыр яралана. Туган җиренә сугыш беткәч әйләнеп кайта. I төркем инвалид. Кызыл Йолдыз ордены, 9 медаль иясе. Сугышта өлкән сержант, командир дәрәҗәләренә күтәрелә. Исән - сау туган җиренә әйләнеп кайткач, 15 ел комсомол секретаре, 13 ел Аккүз элемтә бүлегендә эшли. Лаеклы ялга да элемтә бүлегеннән СССР һәм Татарстан элемтә министрлыгының, КПСС райкомы һәм РСКБның мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп чыга.

ГАЛЛӘМОВ ГЫЙЛАҖЕТДИН ГАЛЛӘМ УЛЫ

1923 елның 1 сентяберндә Усы авылында туа, Киров авылында тормыш иткән. 1941 елны 18 яшендә сугышка алына. Сталинградны саклауда катнаша. Җиңү бәйрәмен яуда каршылый, 1945 елда туган якларына кайта. "Сугышчан хезмәте өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе- рядовой. Тегермәндә эшли. 1983 елда пенсиягә чыга. Хатыны белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Үлгән көне- 29.09.2006 ел.

ГАНИЕВ БИКТИМЕР МӨХӘММӘТХАН УЛЫ

Ганиев Биктимер Мөхәммәтхан улы, 1914 нче елда хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Кызыл армия сафларында чик сакчысы булып заставада хезмәт итә.1938 елда Хасан күле янында Япон самурайларына каршы сугышта батырларча һәлак булган. Аны Хабаровск өлкәсе Благовещенск шәһәрендә җирлиләр. Аның батырлыгы турында Сарман районы газетасында “Татар командиры Галиев,батыр сугышчысы Ганиев” дип исемләнгән мәкалә бастырыла. 1939 елны Иске Кәшердә яңа ачылган мәдәният йортына “Биктимер” исеме бирелә.

ГАНИЕВ ВӘЛИ ГАНИ УЛЫ

1924 елның 15 гыйнвар Шәбезбаш авылында туа. 1942 елның 1 сентяберендә сугышка китеп, Карелия фронтында сугыша. Дүрт тапкыр яралана. Соңгысында, хәрби хезмәткә яраксыз табылгач, 1944 елда туган аылына кайта. II тәркем инвалид. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләргә ярдәмләшә. Сугыш ветераныбуларак, күп санлы юбилей медальләре һәм "Хезмәт ветераны", "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медальләре иясе. Тормыш иптәше Мөфлиха белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

ГАНИЕВ ГАРИФ ГАНИ УЛЫ

Ганиев Гариф Гани улы (1924-1995) Ул ата-бабадан мирас итеп калдырылган зур байлыкка ия кеше иде. Ул байлык – аның оста куллары, хезмәт сөюче куллар. Гасырлар буе уңдырышсыз җирне эшкәртеп иген үстергән, җир туйдыра алмаса, нинди дә булса һөнәр үзләштереп көн күргән авыл кешесе. Менә шундый балта эшенә маһир Гани бабайның улы Гариф ага да авылда яшьли үк оста кул булып шөһрәт ала.

ГАНИЕВ ГАТА МӨХӘММӘТХАН УЛЫ

Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы,1924 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Сарман РХК сыннан сугышка китә. Суслонгер хәрбиләрне өйрәтү-укыту лагерында газап чиккәннән соң, ул сугышка алына. Сугышта чолганышта калып әсирлеккә төшә. Аны немецлар,-син комсомол –дип атмакчы булалар,ләкин араларындагы немец телен белүче бер әсир аны коткарып кала. Әсирлектән аларны Америка сугышчылары коткара. Сугыш беткәч тә тагын эле ул бер ел хезмәт итә. Кайткач Сарман МТС нда эшли. Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1982 елның 17 июлендә вафат була. Иске Кәшердә җирләнә.