Сугышта катнашучылар

ГАНИЕВ БИКТИМЕР МӨХӘММӘТХАН УЛЫ

Ганиев Биктимер Мөхәммәтхан улы, 1914 нче елда хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Кызыл армия сафларында чик сакчысы булып заставада хезмәт итә.1938 елда Хасан күле янында Япон самурайларына каршы сугышта батырларча һәлак булган. Аны Хабаровск өлкәсе Благовещенск шәһәрендә җирлиләр. Аның батырлыгы турында Сарман районы газетасында “Татар командиры Галиев,батыр сугышчысы Ганиев” дип исемләнгән мәкалә бастырыла. 1939 елны Иске Кәшердә яңа ачылган мәдәният йортына “Биктимер” исеме бирелә.

ГАНИЕВ ВӘЛИ ГАНИ УЛЫ

1924 елның 15 гыйнвар Шәбезбаш авылында туа. 1942 елның 1 сентяберендә сугышка китеп, Карелия фронтында сугыша. Дүрт тапкыр яралана. Соңгысында, хәрби хезмәткә яраксыз табылгач, 1944 елда туган аылына кайта. II тәркем инвалид. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләргә ярдәмләшә. Сугыш ветераныбуларак, күп санлы юбилей медальләре һәм "Хезмәт ветераны", "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медальләре иясе. Тормыш иптәше Мөфлиха белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

ГАНИЕВ ГАРИФ ГАНИ УЛЫ

Ганиев Гариф Гани улы (1924-1995) Ул ата-бабадан мирас итеп калдырылган зур байлыкка ия кеше иде. Ул байлык – аның оста куллары, хезмәт сөюче куллар. Гасырлар буе уңдырышсыз җирне эшкәртеп иген үстергән, җир туйдыра алмаса, нинди дә булса һөнәр үзләштереп көн күргән авыл кешесе. Менә шундый балта эшенә маһир Гани бабайның улы Гариф ага да авылда яшьли үк оста кул булып шөһрәт ала.

ГАНИЕВ ГАТА МӨХӘММӘТХАН УЛЫ

Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы,1924 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Сарман РХК сыннан сугышка китә. Суслонгер хәрбиләрне өйрәтү-укыту лагерында газап чиккәннән соң, ул сугышка алына. Сугышта чолганышта калып әсирлеккә төшә. Аны немецлар,-син комсомол –дип атмакчы булалар,ләкин араларындагы немец телен белүче бер әсир аны коткарып кала. Әсирлектән аларны Америка сугышчылары коткара. Сугыш беткәч тә тагын эле ул бер ел хезмәт итә. Кайткач Сарман МТС нда эшли. Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1982 елның 17 июлендә вафат була. Иске Кәшердә җирләнә.

ГАНИЕВ ХАРИС ГАНЕЕВИЧ

Ганиев Харис Ганеевич Ветеран Великой Отечественной Войны, Ганиев Харис Ганеевич, родился 24 марта 1918 года восьмым ребенком в крестьянской семье, в деревне Кыр-Тявгельдино Буинского района республики Татарстан. В возрасте 8 лет пошел в школу в первый класс. Учителя звали Ахмадулла. По неизвестным обстоятельствам, на второй день учебного года занятия прекратились, затем возобновились с Нового года, с новым учителем Хафизом, который приехал с Апастовского района. Учился на латыни.

ГАНИЕВ ҖӘМИЛ ГАНИ УЛЫ

Ганиев Җәмил Гани улы (Ганиев Зямил Ганиевич) 1896 елның 13 маенда элеккеге Калинин районы Олыимән авылында туа. 1914-1918 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1918-1921 елларда, Гражданнар сугышы вакытында, партизан отрядында Акгвардиячеләргә каршы сугыша.

ГАРИПОВ ХАФИЗ КАДЫР УЛЫ

Гарипов Хафиз Кадыр улы 1927 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына.

ГАРИФУЛЛИН ЗАЙНАГЕТДИН ГИЛЬФАН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Зайнагетдин Гильфан улы 1924 елның 6 январенда Сарман районы Анак авылында туган. Иске Кәшер авылы мәктәбенә йөреп 7 класс белем ала. 14 яшендә тракторда, тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый.

ГАРИФУЛЛИН ЗӘЙНАГЕТДИН ГИЛЬФАН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Зәйнагетдин Гильфан улы 1924 елның 6 январенда Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Анак авылында туган (хәзерге Сарман районы). Иске Кәшер авылы мәктәбенә йөреп 7 класс белем ала. 14 яшендә трактор руле артына утыра, тракторчы ярдәмчесе булып эшли.

ГАРИФУЛЛИН СӘГЫЙДУЛЛА ТӨХБӘТ УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Сәгыйдулла Төхбәт улы 1919 елның 27 сентябрендә Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Иске Кәшер авылында туган (хәзерге Сарман районы). 1934 елда авылда 7 классны тәмамлый. Тракторчылар курсында белем алып тракторчы булып эшли. 1940 елның январында Ленинград өлкәсе Слуцк район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында 1942 елның январына хәтле 137 нче артеллерия полкында, 76 мм лы див.пушкада, 1945 елның маена кадәр 10 гв.арт. дивизионында 76 мм лы, 85 мм лы , 122 мм лы, 152 мм лы див.