Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Русия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле бу дата ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган Советлар Союзы һәм Русия сугышчылары турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.
Кичүчат мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда яшәүче сугыш чоры баласы Шәйхетдинова Миннисә Миңнегол кызына хәл белергә барды. Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләрдә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".
01 ноябрь көнне «Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды.. », дигән темага Бишмунча авыл китапханәсендә тарихи сәгать үтте.Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз, халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелеп, кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугышканнар, сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, газиз туган җирне саклап калуга күтәрелгәннәр, менә шуңа күрә ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәр вакыт истә тотып, каһарман геройларыбызны күңелләребездә саклап калу безнең бурыч дип,балалар үз фикерләрен белдерделәр.Тарих сәгате укучылар өчен уздырылды.
Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне мәктәп үти, укучыга рухи тәрбияне дә күбесенчә укытучы бирә. Укытучы белеем бирүче генә түгел, ул – буыннарны тоташтыручы, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес – җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен шактый вакыт һәм көч кирәк.
4 октябрь ‒ Рәсәйдә илнең гражданнар оборонасы системасы оешу көне буларак билгеләп үтелә. Быел аның 90 еллык юбилей датасы. Бу көнне 5 нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен «Патриот» яшьләр үзәгендә әһәмиятле чара оештырылды. Ул Россия Федерациясе территориясендә хәрби гамәлләр вакытында янаган куркынычлардан халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм яклауга әзерләүгә юнәлдерелгән иде. Дәресне запастагы подполковник, танк гаскәрләре ветераны Ямалтдинов Рафис Рәис улы үткәрде.
Әхмәдиев Насыйр Мурат улы 1925 нче елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. 1941 нче елны авыл мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлый. Шул ук елны колхозда үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. 1942 нче елдан Фрунзе исемендәге колхозда бригадир вазыйфасын башкара. 1943 елның 1 нче гыйнварында Насыйр Мурат улы фронтка китә. Байкал арты фронтында ефрейтор булып хезмәт итә.
Сөләй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында“Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресе уздырылды. Барлык укучылар да бик актив катнашты. Барысы да үзләренең бабалары турында горурланып чыгыш ясадылар.Маркунина Эвелина Алексей кызы бабасы турында сыйныфташларына менә нәрсәләр сөйләде:
Мин җир шарында тынычлык булуын теләр идем! Ниниди авыр заманада яшибез, билгесезлек, күңелдә авырлык, тынычсызлык, борчу, күз яшьлзре....Мин меңләгән кешеләр кебек үк сугышның булуын теләмим. Илләребез тыныч, күк йөзе аяз, балаларыбыз йозеннән елмаю чаткылары беркайчанда китмәсен иде. Бөтен җир шарындагы милләтләр бер-берсе белән дус, тату яшәсеннәр иде.Сугыш чорын, Бөек Ватан сугышында булган афәтне без һаман да онытмыйбыз, күңелбездә саклыйбыз. Илебез азатлыгы, безнең киләчәгебез, тормышыбыз өчен башларын салган каһарманнарыбызны без беркайчанда онытмыйбыз.
Урамнан әкрен генә атлап барган олы яшьтәге күкрәге тулы медальле ветеран бабайларны күрсәм, йөрәгем сыкрап куя, күзләремнән үзем дә сизмәстән, кайнар яшьләр бәреп чыга. Күз алдыма чәчләре чалланган әтием килеп баса. Ул да исән булса, шушы ветераннар арасында булыр иде, дип уйлап куям. Яшисен яшәп, балаларыннан хөрмәт һәм ярату хисе тоеп, мәңгелеккә күчкән әтием безнең өчен һаман исән. Авылдагы өй ишеген ачып керүгә ,,кайттыңмы , кызым” - диеп дәшәр шикелле.
Мәскәү сугышы Икенче бөтендөнья сугышы кысаларында иң мөһим сугышларның берсе .1941 елның 30 сентябре – 1942 елның 20 апреле-Мәскәү юнәлешендә совет һәм немец гаскәрләренең сугыш хәрәкәтләре уза. Нәкъ менә шул көнне немец командованиесе “Тайфун” планын тормышка ашыра башлый . Совет гаскәрләре беренче тапкыр немец гаскәрләренең массакүләм һөҗүмен туктатып, алга таба контр һөҗүм өчен алшартлар булдыра ала.