Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Урта Балтай мәдәният йортында "Җиңү салюты" фестивале узды

Корпункт: 

4 февраль көнне Урта Балтай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү салюты" район фестивалендә, авыл җирлегендәге үзешчәннәр катнашты.Фотода сулдан уңга - Гисмәтуллина Зөлфирә Мансур кызы, Сабирова Люция Гәзиз кызы, Сафина Зәбәйдә Сәетгәрәй кызы, Гизатуллина Мөнирә Ислам кызы, Сафина Зөһрә Зариф кызы, Динмухамитова Минсәфидә МинҺач кызы, Хәлилуллина Нурия Мәгзулла кызы, Биктимерова Мөнирә Сөләйман кызы, Гисмәтуллина Мөнәвәрә Сәләх кызы, Гисмәтуллина Флюра зәки кызы.

Сезнең тормыш - үзе батырлык

Корпункт: 

Апас муниципаль районында китапханәләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чараларда актив катнашалар. Кече Болгаер авылы китапханәсендә әзерләнгән "Сезнең тормыш - үзе батырлык" дип аталган бай эчтәлекле, фотографияләр белән баетылган элмә такта - күпләребез өчен үрнәк булып тора.

Кече Болгаер авылы "Карлыгач" балалар бакчасы нәниләре китапханәдә кунакта.

Корпункт: 

"Батырлык - ул рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Без әлеге батырлыклар хакында онытырга тиеш түгел. Менә 70 ел инде туган җиребезгә тыныч яз килә. “Һәр тарафта җиңү шатлыгы. Күңелләрдә сугыш ярасы” дигән сүзләр һәрберебезнең күңелендәдер. Шул уңайдан Кече Болгаер “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез тәрбияче апалары белән китапханәдә кунакта булдылар.

Батырлык дәресе

Корпункт: 

Чури-Бураш мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар әледән-әле узып тора. 1-5 сыйныф укучылары Батырлык дәресендә катнашты. Презентация буенча барган дәрес укучыларга аеруча ошады. Соңыннан сыйныф бүлмәсендә оештырылган күчмә музей буенча экскурсия оештырылды.

40 елдан соң табылган язма

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре вакытында - 40 еллык тарихи язма (исемлек) капсула эченнән, Иске Әнәле авылында, 1975 елда Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган иске һәйкәлне сүткәндә табыла. Документта һәйкәлне куйганда катнашучыларның исемлеге күрсәтелгән. Истәлекле язманы Апас туган якны өйрәнү музеена Иске Әнәле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Салахова Альмира тапшырды. Язманы күрергә теләүчеләрне, кызыксынучыларны музейда көтеп калабыз.

"Гомерем минем серле йомгак булып..."

Корпункт: 

15 февраль көнне Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көн һәр ел саен Кызылтау урта мәктәбендә зурлап билгеләп үтелә. Быел да шагыйрьнең биографиясен, шигырьләрен искә төшереп “Гомерем минем серле йомгак булып...” дигән темага кичәне тарих укытучысы Гайнуллина Гүзәл Харун кызы үткәрде.

Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы...

Корпункт: 

27 январь көнне М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызыл-Тау урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата 7 класс укучылары тарафыннан “Буыннардан буыннарга яңгырап, ишетелә сыкрау авазы...” дигән тема астында әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Кичә барышында укучыларны хәтер китаплары, үзебезнең яклардан сугышка китүче, сугыштан кайтучы авылдашларыбыз белән таныштырылды.

Иске Йомралы мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә эшләп килә.

Корпункт: 

Иске Йомралы мәктәбенең “Мирас” музей бүлмәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Биредә авылдашларыбыз Мозаффаров Мөхәммәт Гаптелгазизов улының фронттан язылган хатлары, Зиганшин Хәттап бабайның союзниклар бүләк иткән ботинкалары, Берлинны алуда катнашкан Дәүләтшин Хәмидулла бабайның орден-медальләре иң кыйммәтле экспонатлар булып тора. Моннан тыш, биредә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы ярдәмче фонд материаллары-сугыш ветераннарының истәлекләре тупланган альбомнар, рефератлар, сочиненияләр урын алган.