Арский

Корпункт:

РТ, Арский район, город Арск, ул. Сызгановых, 22

Историко-этнографический музей «Казан арты»

Телефон: 8(84366) 3-06-79

Ответственный: директор "МБУ АИЭМ "Казан арты" Камалов Ришат Ренатович

Арский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Арский район (тат. Арча районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан, граничит с Республикой Марий Эл. Территория: 1843,6 км². Райцентр: город Арск.

ТАССР төзелүгә 100, Арча районы төзелүгә 90, Җиңү — 75 еллыклары уңаеннан

Корпункт: 

Г.Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбендә «ТАССРның атказанган терлекчесе» Диләрә апа Әхмәдуллина белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында героебыз үзенең тормышы, хезмәте белән якыннан таныштырды. Диләрә апа әтисе турында бары әнисе сөйләгән истәлекләр аша гына белә. Ул — сугыш чоры баласы. Әтисе Нигамәт Вафин Бөек Ватан сугышына 1941 елны ук алына. Кызы туганны бары язылган хат аша гына белә. Кызганыч, Диләрә апаның әтисе 1944 елда һәлак була. Очрашу герое сугыш чорында күргән авырлыклар турында күз яше белән искә алды.

Раузалина Әминова белән очрашу

Корпункт: 

Бүген музеебызда ТАССРның иң алдынгы киномеханигы, хәтта Казакъстан кышлакларына кадәр барып, тугандаш казак халкына киноның нәрсә икәнен күрсәткән, соңыннан Арча мәдәният йортында директор булып эшләгән Раузалина Фатыйх кызы Әминова белән очраштык. Ул безгә белем алу вакыйгалары, кино эшенә ничек килүе, көтүче булып эшләве, сугыш чорындагы балачагы, егетләрчә тәвәкәллеге, мәхәббәт фаҗигасы һ.б. турында сөйләде.

Сөмәя Җиһаншина белән очраштык

Корпункт: 

Арча шәһәрендә яшәүче Сөмәя Җиһаншина белән очраштык. Ул үзенең балачагы, сугыштан соңгы еллар, гармунда уйнарга өйрәнүе хакында сөйләде. Сөмәя апа хезмәт юлын сыер савучы булып башлый, сәүдә өлкәсендә дәвам итә. «Чишмә» үзешчәннәр ансамбле составында концертлар куя.

“РосКвиз”-2020

Корпункт: 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Казан арты” музеенда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә “РосКвиз” уены үткәрелде. Арчаның 2 нче мәктәбе, 5 нче гимназия, 6 нчы мәктәп укучыларыннан торган “Патриот”, “Юнармейцы”, “Форпост” командалары мавыктыргыч уен күрсәтте. Командалар истәлекле бүләкләргә лаек булды. Гадел жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде.

Юнармия һәм форпост егет-кызлары күргәзмә белән танышты

Корпункт: 

Юнармия һәм форпост егет-кызлары Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стэлла Зәкиевнага багышланган күргәзмә белән танышты.

Әфганстан – төзәлмәс яра

Корпункт: 

Бүгенге кичәгә “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе, “Кызыл Йолдыз”ордены, Хәрби казанышлары өчен орден , “Батырлык” медале бүләкләнүче Сергей Баһаветдинов, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче, майор Данаиль Сабиров, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче Марат Сөнгатуллин, “Хәрби казанышлары өчен”, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче Рафис Галипов катнашты. Әфган сугышында Татарстанннан 11,500 дән артык кеше катнаша, 296 кеше сугышта үлә. 546 солдат һәм офицер яралана, шуларның 204е инвалид булып кала. 2344 татарстанлы орден һәм медальләргә лаек була.

Варшава азат ителгән көн

Корпункт: 

75 ел элек совет солдатлары Варшаваны азат итте. Шул уңайдан Арча шәһәренең 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Кыш турында язам әле... Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Корпункт: 

Быелгы кыш вакыты белән язны да, көзне дә хәтерләтеп тора. Соңгы көннәрдә генә ак карлары, салкын көннәре, бураннары белән чын кыш башланып килә. Өлкәннәрнең хәтеренә дә бала чактагы кыш көннәре искә төшә икән, алар без яшь чакта суыклар да, кар да күп була иде диләр. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре шул вакытларны күз алдына китерә: Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,– Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.