Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән.

Корпункт: 

Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән. Рус язучылары сугышка хәрби корреспондент итеп җибәрелгән вакытта, татарның каләм әһелләре кулларына мылтык тотып илне яклаган.. Сибгат ага Хәким сугышның беренче айларында ук Совет армиясенә китә. Суслонгерда офицерлар курсы уза. 1942 елда фронтка Ржев шәһәренә озатыла.

Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10нчы сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды.

Корпункт: 

Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10нчы сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды. Әлеге биш көнлек җыеннарда 7 мәктәптән барысы 33 егет катнаша. Биредә барысы да хәрби хезмәттәгечә. Егетләр тактик күнегүләрдә катнаша, автоматтан атарга, строевой смотр, хәрби топографияне һәм Уставны өйрәнә. Шулдай ук ГТО нормативлары тапшыру һәм патриотик тәрбия бирү дә беренче урында тора. Җыендагыларны иртә һәм көндез Күшәр үзәкләштерелгән мәктәп ашханәсе ашатса, кичкә казанны чираттан үзләре асалар.

Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм тантанасы булып үтте.

Корпункт: 

Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм тантанасы булып үтте.Бәйрәмгә Күәм авыл советы җирлегенә кергән Күәм, Дусым,Әйшияз Каенсар авылларыннан сугыш һәм тыл ветераннары белән бергә сугыш чоры балалары да чакырылды. Очрашу табын янында җанлы әңгәмә, концерт программасы, котлаулар белән бергә үрелеп дәвам итте. (Фотода сугыш ветераннары Мозаффаров Рәхимҗан, Багаутдинов Гапделхай).

Әтнә районы Иске Җогып авылында бәйрәм көннәрендә мемориаль такта ачылды.

Корпункт: 

Әтнә районы Иске Җогып авылында бәйрәм көннәрендә мемориаль такта ачылды. Бәйрәм барышында әле яңа гына басылып чыккан “Яралы балачак“ китабыннан өзекләр укыдык. Өлкәннәр дә, килгән кунаклар да бик җылы кабул итте ул чыгышларны. Гомумән, әлеге китапны чыгаруга ярдәме кергән һәркем бик зур эш башкарганнар. “Яралы балачак“ район халкы өчен зур хәзинә“, - дип хәбәр итте Раушан абый Садыйков.

8 май Әтнә районы Кышлау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды.

Корпункт: 

8 май Әтнә районы Кышлау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә яңа һәйкәл куелды. Авылның Бөек Җиңү бәйрәмен каршылау һәйкәл янында тантаналы булып башланды һәм мәдәният йортында бәйрәм өстәле артында күңелле итеп дәвам итте.

Әтнә районы Өшкәтә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа обелиск ачылды.

Корпункт: 

Әтнә районы Өшкәтә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа обелиск ачылды.

Дусым авылы башлангыч мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.

Корпункт: 

Дусым башлангыч мәктәбендә мәктәп, бакча, клуб берлегендә тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде. Ветераннар авыр чорда үзләренең күргәннәрен, тыл белән фронт берлеген, Җиңү өчен үзләренең куйган хезмәтләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр ,концерт номерлары күрсәттеләр истәлеккә үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.

Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантанасы булып үтте.

Корпункт: 

Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур бәйрәм тантанасы булып үтте. Бәйрәмгә сугыш вакытында Мәңгәр балалар йортында тәрбияләнгән Анатолий Гентон да кайткан иде. Сугыш ветераннарыннан инде исәннәре калмаса да, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары әлеге бәйрәмне көтеп алды. Аларга күчтәнәч пакетлар тапшырылды, шунда ук 80 яше тулганнарны да билгеләп үттеләр.

“Яралы балачак” дип исемләнгән сугыш чоры балаларының язмышына багышланган истәлекләр китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Корпункт: 

Әтнә районы үзәк китапханәсендә “Яралы балачак” дип исемләнгән сугыш чоры балаларының язмышына багышланган истәлекләр китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Кичә видеопрезентация белән алып барылды.

Бүген Әтнә районы Бәрәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм митингы узды.

Корпункт: 

Бүген Әтнә районы Бәрәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм митингы булып узды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Алар алдында Бәрәскә авылы мәктәп укучылары чыгыш ясады һәм һәйкәлгә венок урнаштырылды.