Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Бүген Әтнә районы Бәрәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм митингы узды.

Корпункт: 

Бүген Әтнә районы Бәрәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм митингы булып узды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Алар алдында Бәрәскә авылы мәктәп укучылары чыгыш ясады һәм һәйкәлгә венок урнаштырылды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Хәтердән җуелмас ул көннәр” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе

Корпункт: 

6-7 нче май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Әтнә районы Бәрәскә һәм Олы Бәрәзә мәдәният йортларында “Хәтердән җуелмас ул көннәр” дип исемләнгән сугыш һәм шул чор балаларының язмышына багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе һәм китапны нәшер итүчеләр белән очрашу булып узды. Кичә тантаналы рәвештә театральләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары белән алып барылды.

Бүген Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында һәйкәл ачу тантанасы булып узды.

Корпункт: 

Бүген Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында һәйкәл ачу тантанасы булып узды. Һәйкәлнең ике ягына Олы Бәрәзә авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар һәм Җиңү алып кайтучылар исемлекләре бирелгән. Бу зур чарада Әтнә район башлыгы урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов, Ленин исемендәге нәсел заводы җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин, ветераннар Советы рәисе Мингазиз Зиннәт улы Зиннәтов, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Сәет Нәҗип улы Әхмадуллин һ.б.

Әтнә районы Кулле Киме авылында яңа обелиск булдырылды.

Корпункт: 

Кулле Киме авылында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын каршы алып яңа обелиск булдырылды. Обелискның ике ягына авыл җирлегенә кергән Күлле Киме, Яңа Бәрәскә, Бактачы, Ислейтар авылларының Бөек Ватан сугышында хәлак булучыларның исемлеге бирелгән.

Әтнә районы Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән авылларында мемориаль такта урнаштырылды.

Корпункт: 

Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән Ябынчы, Төрекләр, Мәрҗән авылларында мемориаль такталар урнаштырылды. Монда һәр авылның Бөек Ватан сугышында хәлак булучыларның исемлеге бирелгән. Бу чара Җиңү бәйрәмен каршылап, ветераннарны чакырып тантаналы рәвештә үткәрелде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветеранарын бәйрәм концерты белән котладылар.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветеранарын кунакка чакырып, бәйрәм концерты белән котладылар.

Якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗәнинең туган нигезе җыештырылды.

Корпункт: 

Күренекле якташыбыз галим, мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең Әтнә районы Ябынчы авылындагы туган нигезе Комыргуҗа мәктәбе укучылары ярдәмендә җыештырылды. Янында урнашкан “Муллалар коесы” да тәртипкә китерелде. Ел саен башкарыла торган бу эшләрне Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә җитәкләде.

"Язгы игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында сугыш ветераны турында тәрбия сәгате үтте.

Корпункт: 

"Язгы игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Әтнә районы Күәм урта гомуми белем мәктәбендә сугыш ветераны Мозаффаров Рәхим абыйның тормыш юлы һәм аның Бөек Ватан сугышында, сугыштан соңгы елларда ил алдында изге бурычын үтәве турында тәрбия сәгате үтте.Тарих укытучысы Садриев Равил ветеранга багышланган видеопрезентация күрсәтеп, үзе иҗат иткән поэмасын укучыларга тәкъдим итте. Мозаффаров Рәхимҗан Габдуллаҗан (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович) улы 1924 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Рәхим абый 1942 елның 26 августында 17 яшендә сугышка китә.

«Без – Тукайлы халык» Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары.

Корпункт: 

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без – Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган иде әлеге чара. Габдулла Тукай укуларын Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миңнефарович ачып җибәрде. Казаннан да бик күп кунаклар килгән.

Әтнәдә "Һәйкәлләргә юл" көне.

Корпункт: 

Әтнә районы Мәңгәр урта гомуми мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл, сугыш чорында Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән латышларга куелган обелиск территориясендә өмәләр үткәрделәр.