Елабужский муниципальный район Республики Татарстан
Ела́бужский райо́н (тат. Alabuğa rayonı, Алабуга́ районы́) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан
Корреспонденты:
— Людмила Губянова (начальник отдела по работе со СМИ Совета ЕМР)
Адрес корпункта: г. Елабуга, пр. Нефтяников 30 в здании Совета Елабужского муниципального района. Телефон: 8 (85557) 3-12-84
— Роза Ибрагимова (заведующая Музеем Памяти Елабужского государственного музея-заповедника)
Адрес корпункта: г. Елабуга, ул. Набережная д.10а в здании Музея Памяти. Телефон: 8 (85557)99-0-42
Ела́бужский райо́н (тат. Alabuğa rayonı, Алабуга́ районы́) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан
Бүген Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына 73 ел тула. Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры булды. Бу бәрелештә фашист Германиясе һәм аның союздашлары үлү, яралану һәм әсирлеккә төшү күренешендә 1,5 миллионга кадәр кешесен югалтты.
Бүген кышның соңгы аеның беренче көнендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева тыл хезмәтчәне Зәйнәп Шәймөхәммәт кызы Хәмидуллинаны юбилее белән котлады. Аңа 90 яшь тулды. Ветеранга Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга райоы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырылды.
Алабуга районының озын гомерле юбиляры котлаулар кабул итте. Аның фамилиясе дә бик матур яңгырашлы: Любимова. Үзе дә бик уңай фикерле, кешеләргә карата да позитив карашта торучы ул.
8 гыйнварда Валентина Николаевна Янбердина туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Дөрес, 90 яшьлек тыл уңганы хәзер ТР Әгерҗе районы Күләгәш авылында улы гаиләсендә яши. Ләкин юбилярның туган шәһәреннән булган социаль хезмәткәрләрне бу аптырашта калдыра алмады һәм алар, Валентина Николаевнага тиеш булган бүләкләрне тапшыру өчен, ерак юлга кузгалдылар.
5 гыйнварда Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Петрович Антропов үзенең туксанынчы туган көнен бәйрәм итте. Юбилярны котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов, АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева килде. Алар тугыз дистәне тутырган ветеранга туган көне хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.
8 гыйнварда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшин һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева, бүләкләр алып, тыл хезмәтчәне Поллинария Ивановна Егоровага юл тотты. Бу көнне аңа 90 яшь тулды. Котларга килгән кунаклар Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярга тәбрикләү открыткасы, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырдылар.
2016 елның беренче көнендә Хөрмәтовлар гаиләсендә истәлекле вакыйга булды: 1 гыйнварда Бөек Ватан сугышында катнашкан, менә дигән әти, бабай һәм өлкән бабай Хантимер Хөрмәтов үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Ул Хантимер агага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.
Безнең ишегалдының иң оптимист әбисе - Мотя түти инде ул! Матрена Терентьевна Кузьминаны күршеләре, яратып, нәкъ менә шулай атап йөртәләр дә! Ул әле менә бүген үзенең 90нчы туган көнен билгеләп үтәргә җыена. “Юбилярның тормышны яратуы берничә буынга җитәргә тиеш”,- дип саный район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да. Ул бүген тугыз дистәне тутыручы әбине илебез һәм шәһәребез җитәкчелеге исеменнән тәбрик итәргә килде, әбигә котлау открыткалары, чәчәкләр һәм җылы юрган тапшырды.
22 ноябрьдә тыл хезмәтчәне Анастасия Евграфовна Дудкина үзенең 90 яшь тулу көнен билгеләп үтә. Тугыз дистәне тутыручы юбилярны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Пивоварова котлады. Кунаклар Анастасия Евграфовнага Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.
Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Екатерина Дмитриевна Казаковага кунакка мәртәбәле кунаклар килде. Теләкләре изге иде аларның: әбине 90 яшьлек юбилее белән котлау. Шушы ният белән юбиляр янында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова булып китте.