Кукморский

Кукморский муниципальный район Республики Татарстан

Кукморский район был образован в 1930 году. Ранее Кукморская волость входила в состав Мамадышского кантона Татарской АССР. Район был упразднен в 1963 году, территория передана в состав Сабинского района. Восстановлен в январе 1965 года.

Елизавета Антонова - 100 яшьлек юбилярыбыз.

Корпункт: 

Югары Чура авылында гомер кичерүче Елизавета Антонова бүген үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев котлады, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, юбилярның туганнары һәм якыннары да Елизавета әбигә үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Починок Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримовның хәтере шаккатмалы

Корпункт: 

Починок Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримовның хәтере шаккатмалы Хәтер һәркемдә төрлечә була. Берәүләр “Иртән ни ашаганымны оныттым инде” дисә, икенчеләр күп еллар элек булган хәлләрне дә истә тота. Поч.Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримов – шундыйларның берсе: өлкән яшьтә булса да, хәтеренең яхшы булуы белән шаккатыра. Кайбер вакыйгалар турында ул көнен-сәгатен әйтеп сөйли ала. Инде күптән дөнья куйган җитәкчеләрнең, колхозчыларның исем-фамилияләрен әйтеп бирә. Быелгы җәй көйсез килгәнлектән, сүзебез төрле еллардагы һава торышына барып терәлде.

Кукмара районы газетасының Бөек Ватан сугышы елларында чыккан саннарыннан...

Корпункт: 

Кукмара районы газетасының Бөек Ватан сугышы елларында чыккан саннарыннан... Верховный Баш Командующий Рәхмәте. Кукмара,Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы. Гвардия часте өчен "Кукмара колхозчысы" исемле сугышчан самолетлар төзүгә 1200000 сум акча җыйган Кукмара районы хезмәт ияләренә минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырабыз. Верховный Баш Командующий, 17 март 1944 ел. Хатын-кызлардан яңа кадрлар.

“Хәтер” төркеме өчен Бөек Җиңү көне алдыннан Новгород өлкәсендәге Үлем үзәнендә булып кайтты.

Корпункт: 

Кукмара районы Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге “Хәтер” төркеме өчен Бөек Җиңү көне алдыннан Новгород өлкәсендәге Үлем үзәненә сәфәр кылу күркәм традициягә әверелде. Әлеге укучылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның калдыкларын эзләү эшләрендә катнашып, аларны тиешенчә җирләү, исемнәрен ачыклауга үзләреннән өлеш кертәләр һәм чын мәгънәсендә патриотик тәрбия мәктәбен үтәләр. “Хәтер” төркеме быел да Янил авылының “Кар десанты” активистлары белән берлектә 28 апрельдә китеп 9 май бәйрәменә туган якка кайтып җиттеләр.

Солдат хатлары.

Корпункт: 

Бөек Җиңү көне якынлаша. Бу көннәрдә безнең догаларда, теләкләрдә тынычлык сорау бигрәк тә еш ишетелә. Ватан сугышының дәхшәтле еллары кабат күңелләрдә яңара. Сугыш ветераннарының, аларның тол хатыннарының, ятим балаларының бу көннәрдә янә төзәлмәс күңел яралары сыкрый, алар сугыштан килгән өчпочмаклы хатларны кабат-кабат укый. Мондый афәт кабатланмасын өчен яшь буын да сугышның никадәр авырлык китерүен онытмаска тиеш.

Бөек Ватан сугышы ветераны катнашында паспорт тапшыру тантанасы.

Корпункт: 

“Татарстанның музей язы – 2017” акциясе кысаларында Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда “Мин – Россия гражданы. Мин - Татарстан баласы!” дигән тантаналы чара үтте. Районыбызның дүрт укучысы: Айгөл Гыйльфиева, Аделина Мөхәмәтгалиева, Дарина Юркеева, Азат Төхбәтуллинларга иң төп документ - паспортларны район Советының Аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова тапшырды.

Зур Кукмара җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сугыш ветераннарының тол калган хатыннарының хәлен белде.

Корпункт: 

Зур Кукмара җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сугыш ветераннарының тол калган хатыннарының хәлен белде. Әминә Бариева һәм Мөхания Низамгалиевага Республика җитәкчелегеннән азык-төлек салынган күчтәнәчләр тапшырылды.

БЕЗ СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ.

Корпункт: 

БЕЗ СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ Бөек Җиңүнең 72- еллыгын каршылап, 17- апрель көнне авылыбызның хезмәт һәм сугыш ветераннары өйләренә бардым, дип хәбәр итә Чишмәбаш авылы китапханә мөдире Курбанова И. К.

Зиганшин Шәрифҗанга 90 яшь.

Корпункт: 

Шушы көннәрдә Кукмара районы Чуллы авылында яшәүче Зиганшин Шәрифҗанга 90 яшь тулды. Ветеранны район хакимияте башлыгы урынбасары Рәвия Кәримуллина, социаль яклау бүлегеннән Светлана Җамалиева,Туембаш авыл җирлеге башлыгы Ильфат Гарипов, ветераннар советы рәисе Г. Гиниятуллиналар котладылар.