Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Монаш авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне кычкырып уку узды. Акцияне үткәрү өчен «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда яшь разведчиклар һәм партизаннар, сугыш геройлары турында китаплар тәкъдим ителде. Балалар актив катнашкан бу чарада укучылар герой-балаларның исемнәрен искә төшерделәр, аерым хезмәтләре, геройлык һәм батырлыклары өчен зур бүләкләр алуын белделәр. Акциядә Монашево урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары катнашты.
урай авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясенә кушылды. Акция кысаларында «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән тарихи досье үткәрелде, анда төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Китапханәче Бөек Ватан сугышының кайбер вакыйгалары, партизаннар, аларның сугыш вакытындагы батырлыклары турында сөйләде. Балаларга Н. Надеждина «Партизанка Лара», «Дети – герои Великой Отечественной войны», Борис Лавренев «Разведчик Вихров» әсәрләреннән өзекләр укылды.
Монай авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә кушылды. Акция Монай авылының «Тургай” балалар бакчасы һәм кече яшьтәге мәктәп балаларын Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизан һәм подпольщикларның батырлыгына белән таныштырды. Балалар сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше (партизан отрядлары командирлары, партизан хәрәкәте җитәкчеләре, партизаннар һәм разведчиклар) бүләкләнүен белделәр.
Тат. Чаллы авыл китапханәсе дә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Әлеге чара шулай ук 8 февральдә билгеләп үтелә торган яшь геройлар-антифашистлар истәлегенә дә багышланган иде. Китапханәче Е.Шишова. “Аларны онытырга хакыбыз юк“ дигән батырлык сәгате үткәрде, анда укучыларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны тар-мар итүдә партизан хәрәкәтенең роле, партизаннар отрядлары, Ватан өчен көрәшкән яшь геройлар турында сөйләде.
Үзәк китапханәнең уку залында 1 нче мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары өчен «Әфганстан күге астында» дип исемләнгән очрашу-кичә узды.
Шушы көннәрдә Песәй мәктәбенең мәртәбәле укытучысы, мәгариф ветераны, туган якны өйрәнүче Наил Тимербаев күркәм юбилеен билгели. Тынгысыз җанлы Наил Шакирҗанович һәрвакыт эзләнүдә, иҗат итүдә. Сугыш кырында башларын салган якташларының язмышларын барлауда, исән кайтканнарының хатирәләрен тарихка кертүдә зур эш башкарып, ул “Батыр авылдашларым” исемле җыентыклар нәшер итте. Хәзерге көндә Песәй авылының тарихын язу белән мәшгуль.
Туган якны өйрәнү музеенда Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүнең 76 еллыгына багышланган чара узды. Анда муниципалитет вәкилләре, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, укытучылар һәм укучылар катнашты.
Кокшан авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Әфганстанда хәрби бурычын үтәп кайткан якташлары хөрмәтенә тарихи дәрес үткәрделәр. әлеге дәһшәтле елларны тагын бер кабат хәтерләрдә яңарттылар. Яу кырында һәлак булган якташлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылдылар, аны Свердловск өлкәсе Талица шәһәренең МКУ китапханә-мәгълүмат үзәге оештырды.
Илнәт авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясенә кушылды. Акция кысаларында «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән тарихи досье үткәрелде, анда төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Китапханәче Бөек Ватан сугышының кайбер вакыйгалары, партизаннар, аларның сугыш вакытындагы батырлыклары турында сөйләде. Балаларга Н. Надеждина «Партизанка Лара», Л. Кассиль «Улица младшего сына», Б.Житков «Красный командир», Е.Воробьев «Тринадцатый лыжник», Л.Пантелеев «Республика ШКИД» әсәрләреннән өзекләр укылды.