Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Билгесез солдат көненә

Корпункт: 

8 декабрь көнне Иске Гришкин гомуми белем бирү мәктәбендә “Билгесез солдат көненә ” багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 5 сыйныф җитәкчесе Ю.Одинцова бу көннең тарихы белән таныштырды. Теманы яктырткан презентация күрсәтте. Презентацияне караганнан соң, укучылар хәзерге заман батырлары турында фикер алыштылар, үз фикерләрен җиткерделәр.Элеге көн хәрби хезмәттә, төрле сугышларда һәлак булган , бүгенге көнгә кадәр билгесез булып калган солдатларны искә алу һәм алар турында истәлекләрне мәңгеләштерү максатын күздә тота.

Ике туган – бер язмыш

Корпункт: 

Иске Гришкин авылында яшүче Анна Баутина 90 яшен билгеләде. Анна Фёдоровна күпбалалы гаиләдә үсә, 1936 елда кулакларны бетерү тегермәненә дә эләгәләр, шул ук елны әтиләре үлә, – Менделеев яңалыклары газетасы хәбәр итә. – Мәрхәмәтсез кешеләр безнең ишегалдына килгәндә, миңа җиде яшь иде, хуҗалык төзелешләрен җимерделәр һәм бар терлекне алып чыктылар. Ачлык, суык һәм мохтаҗлык Аняның дүрт туганын җир куенына сала. Ике абыйсы фронтка алына, Пётр 1944 елда һәлак була.

Анастасия Иванова: “Ышаныч бүген дә минем белән”

Корпункт: 

Тыл һәм хезмәт ветераны Анастасия Иванова зур гаиләсе белән 90 яшен билгеләде.

ПЕСӘЙДӘ ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Корпункт: 

Октябрь аен мәрхәмәтлелек ае дип билгелисе килә. Чөнки әлеге ай өлкәннәр көнен билгеләп үтү белән башланып китә, – «Менделеев яңалыклары" газетасы хәбәр итә.

Сәйтәк клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина өлкәннәргә бәһасез бүләк әзерләде

Корпункт: 

Ул Сәйтәктән сугыш чоры балаларына багышланган җыентык чыгаруда хәйрияче булды. – “Сугыш урлаган балачак” дип аталган китапка салалылар үзләре сөйләгән егерме мәкалә керде, – ди Ясминур Галиевна. – Болар нигездә ул авыр еллар, ничек эшләүләре, якыннарын югалтулар турында истәлекләр. Хөрмәтле өченче яшь вәкилләренә бүләк Өлкәннәр көненә багышланган чарада тапшырылачак. Ул авыл клубында була. Рахиля Мирзаянова

Ветеранның икеләтә вакыйгасы

Корпункт: 

Менделеевлы Рәшидә Миннәхмәтова 95 яшен билгеләде, берүк вакытта Өлкәннәр көне белән котлаулар кабул итте, – дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары". Химзавод ветеранында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Сафин, районның һәм заводның ветераннар Советы рәисләре Любовь Сорокина һәм Татьяна Митшина, предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов булдылар. Рәшидә әби 30 ел химзаводның контакт, күкерт кислотасы цехларында эшләгән, үз гомерендә югалту ачысын күп кичергән.

Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары өчен газета

Корпункт: 

Шәһәр Советы депутаты Валентина Исакова өлкән яшьтәге менделеевлылар өчен “Менделеевские новости” газетасына язылуны рәсмиләштерде. Ул “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова белән бергә “Подписка бүләк ит” акциясенә кушылды. Валентина Исакова район газетасын укырга яратуын һәм чын күңелдән проектта катнашырга карар итүен әйтте. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан презент сыйфатында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары Клавдия Осипова, Зөһрә Заһретдиновага подписка рәсмиләштерде.

Надежда Рупова: “Мин ышаныч белән яшим”

Корпункт: 

Монашта гомер кичерүче Надежда Руповага 100 яшь тулды. Гасырлык юбилее көнне Надежда Степановна иртәдән үк котлаулар кабул итте – телефон тынып тормады, ишекләр ябылмады. Аңа тормыш дәверендә күпне кичерергә туры килгән – коллективлаштыру чорын, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны, якыннарын югалтуны. – Минем хыялым белем алу иде, – ди ветеран. – Илнәт мәктәбенә җәяү йөреп җиденче сыйныфны тәмамладым. Гаиләгә ярдәм итәр өчен, эшкә урнаштым.

АТКАЗАНГАН АГРОНОМ, ДЕПУТАТ ҺӘМ ДӘҮ ӘНИ

Корпункт: 

Сәйтәк авылының иң күркәм, данга хөрмәткә лаеклы кешесе Зоя Семеновна Тарасованың олуг бәйрәме 80 яшьлек юбилее булды.

Яшәү сере – хәрәкәт һәм хезмәттә

Корпункт: 

Якыннары һәм туганнары янәшәсендә тыл ветераны Гөлчирә Сафиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде, – дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары". Истәлекле вакыйга уңаеннан Гөлчирә Халиулловнаны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Садыйков котлады, сәламәтлек, имин тормыш теләде. Котлауларга “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова кушылды.