Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Сугыш белән өзелгән балачак

Корпункт: 

Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз"III Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең оештыручысы булып "Китапханә - мәгълүмат үзәге"Талицк шәһәр округының муниципаль казна учреждениесе тора.

No votes yet

"Сталинградның даны һәм үлемсезлеге"

Корпункт: 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Герой-шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап «Сталинградның даны һәм үлемсезлеге» дип исемләнгән видео-экскурсия үткәрделәр.

No votes yet

Тарихтагы көн. 1943 елның 2 феврале

Корпункт: 

Тарихтагы көн. 1943 елның 2 февралендә совет-Германия фронтында Икенче бөтендөнья сугышының мөһим стратегик операциясе тәмамланды. Совет гаскәрләре фашист армияләрен Сталинград янында тар-мар иттеләр һәм РККА ның контрһөҗүме башланды.

No votes yet

Ленинград блокадасы мадоннасы

Корпункт: 

Чаллы мәктәбендә Ленинград блокадасын өзү көненә, Җиңүнең 75 еллыгына һәм Ольга Бергггольцның тууына 110 ел тулуга багышланган «блокадалы Ленинград Мадоннасы» дигән әдәби сәгать узды.

No votes yet

«Җиңелмәс Ленинград шәһәре»

Корпункт: 

Ижевка авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә Россиянең Хәрби дан көненә, 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «Тынгысыз Ленинград шәһәре» дип исемләнгән тематик программа үткәрделәр. 75 ел безне кырыс һәм дәһшәтле сугыш елларыннан аера,ләкин вакыт беркайчан да илебез тарихында иң авыр һәм иң каты сугышлар булган Бөек Ватан сугышын халык хәтереннән төшерми.Чара барышында «Ленинград блокадасы» дигән презентация һәм видео-ролик күрсәтелде, балалар шигырьләр укыдылар.

No votes yet

Сәйтәк авылы клубында Сталининград сугышы турында

Корпункт: 

Сәйтәк авыл клубында яшүсмерләр өчен Бөек Җиңүнең 75 ел тулу уңаеннан Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә багышланган «200 утлы көн һәм төн» дип исемләнгән тарихи видеодәрес үткәрелде. Сталинград сугышы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зурлардан берсе.

No votes yet

Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел

Корпункт: 

2020 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. 27 нче гыйнварда Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тула.

No votes yet

Китап күргәзмәсе ”Безнең хәтер яктысы гасырларда сүнмәс”

Корпункт: 

Тойгуҗа авылы китапханәсе герой шәһәр Ленинградны 900 көн дәвам иткән камалыштан азат итү көне уңаеннан “Безнең хәтер яктысы гасырларда сүнмәс” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәче күргәзмәдәге китаплар белән таныштырып, шул тарихи вакыйга турында сөйләде. Китапханәгә килгән балалар белән Н. Ходзаның балалар өчен нәшер ителгән Ленинград камалышы, анда кешеләр кичергән авырлыклар, ленинградлыларның, бөтен совет халкының батырлыгы сурәтләнгән “Тормыш юлы “ дигән китабын укыдылар һәм китапны бер укучы укырга алды.

No votes yet

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына. Бондюгтан табиб Беренче Белоруссия фронты эвакогоспитален җитәкләгән

Корпункт: 

Менделеевск туган якны өйрәнү музее фондларында Бондюжск хастаханәсе табиблары төркемен тыныч вакытта сурәтләгән фотосурәт саклана, алар арасында Ефим Чоловский, Мария Костючек, Ольга Островская. Бөек Ватан сугышы елларында табиблар фронтка беренчеләрдән булып чакырылачак. Өске рәттә ак фуражка - терапевт Адриановский Дмитрий Федорович, Самара өлкәсендә туган. Сугыш елларында ул медслужба подполковнигы исемендә Беренче Белоруссия фронтының 4851 нче номерлы эвакогоспиталь начальнигы була. Орлов-Курск операциясендә, Белоруссияне азат итүдә катнашты.

No votes yet

«Блокада турында укыйбыз» бөтенроссия акциясе

Корпункт: 

Тихоново авыл китапханәсе «Блокада турында укыйбыз» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

No votes yet