Тукаевский район

Корпункт:

МБУ "Общественно-патриотический музей "Гиндукуш"

Адрес: РТ, Тукаевский район, с. Старое Абдулово, ул. Центральная, д. 16

Ответственный: Гарипова Резеда Рависовна

Эл. почта: Rezeda.yakupova77@mail.ru

Телефон: 8552-37-06-61, 89196271084

Тукаевский муниципальный район Республики Татарстан

Тукаевский муниципальный район (тат. Тукай районы) — муниципальное образование в России, на северо-востоке Татарстана, административный центр — в городе Набережные Челны (сам город является городом республиканского подчинения и образует городской округ).

Минкина Мәгьям эбигэ 95 яшь

җирлеге буенча бердәнбер сугыш ветераны Минкина Мәгьям Габдрахман кызының 5 февраль көнне 95 яшьлек юбилее узды. Ветеранны котларга район башлыгы урынбасары Люция Хаковна, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Ахметовна, ветераннар, инвалидлар оешмасы рәисләре Фәридә Фәхретдинова, Римма Ибатуллиналар, китапханә мөдире Флүзә Тәхәвиева катнашты. Элемтәче булып сугышта хезмәт иткән ветеранны чын күңелдән котлап, истәлекле бүләкләр, Президентыбызның котлау открыткасы тапшырылды

Бикләндә яшәүче Зөләйха Сөләйманова һәм Фәүзия Садыкова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарың югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә 90 әрен тутырган тыл һәм хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары Зөләйха апа Сөләйманова һәм Фәүзия апа Садыковаларның күркәм юбилейлары булды.

Сугыш чоры баласы, Тукай районы инвалидлар һәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Рәуфовна гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

17 елдан артык һәр ике оешма республикада сәламәт яшәү рәвешен җәелдерү, сугыш ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшыртуда, үзешчән сәнгатькә һәм спортка җәлеп итү ягыннан алдынгылардан саналды. Һәр елны җәен ветераннарыбыз республикабызның истәлекле урыннарына – Биләргә, Болгарга, Алабугага, Казанга сәяхәт ясыйлар. Күңелле ял итеп кайталар, туган якка мәхәббәтләре арта иде. Бу сәяхәтләрне оештыруда иганәчеләргә һәм оешманың актив әгъзасы, электә автотранспорт предприятиесе башлыгы булып эшләгән Юрий Бузинга бик рәхмәтле Гөлфидә ханым.

"Гиндукуш"та быел тәүге кат музей Советы җыелышы узды

Яңа, 2016 елга аяк бастык. Яңа елда яңа эшләр, яңа планнар... Музей Советы яңа елда эшен башлап җибәрде. Бу кичтә хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешма активистлары, музей Советы членнары җыелган иде. Алар яңа елга максат һәм бурычлар куйдылар, эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Яңа Сарайлыдан Хәлилә апаны да 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр

Яңа Сарайлы авылында гомер итүче Хәлилә Мингалиевага да 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Аны тәбрикләргә район хакимиятеннән финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госманова килде.

Корал алып сугышты, белем биреп тәрбияләде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Чаллы урамнарында Ватан сугышында катнашкан шәһәрдәшләребезнең олы фотосурәтләре – портретлары эленеп торды. Алар арасында районыбызның батыр улы Мулланур Әгъзамов рәсеме дә бар иде.

Бәтке мәктәбендә Ватан Геройлары көне уңаеннан класс сәгате уздырылды

9 декабрь көнне Бәтке мәктәбенең 3 класс укучылары өчен Ватан Геройлары көнеуңаеннан класс сәгате уздырылды.Укучылар 1769 елда императрица Екатерина II Святого Георгия Победоносца Орденын булдыру һәм анв кемнәргә бирерү турында Указ кабул итү турында белделәр, шулай ук Бөек ватан сугышы батырлары, сугышчы –интернациалистлар турында күп нәрсә белделәр

"Батыр исеме үлми, үзе үлсә дә"...

Кенәз авыл җирлегендә Чечнәдә һәлак булган якташларын искә алдылар, "Герой не гибнет, умирая!"дигән искә алу узды.

Яшь гаиләләр һәйкәлләргә чәчәк сала, батырлырны искә ала.

12 декабрьдә Иске Абдул авылында сөенечле вакыйга булды. Мавлявиев Динар үзенең сөеклесе Язилә белән гаилә төзеде. Без аны ихлас күңелебездән матур туй көне белән тәбрик итәбез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен телибез. Гаиләләре бар кешегә үрнәк, ныклы булсын иде.

Бәтке мәктәбендә Ватан Геройлары көне уңаеннан класс сәгате уздырылды

9 декабрь көнне Бәтке мәктәбенең 3 класс укучылары өчен Ватан Геройлары көнеуңаеннан класс сәгате уздырылды.Укучылар 1769 елда императрица Екатерина II Святого Георгия Победоносца Орденын булдыру һәм анв кемнәргә бирерү турында Указ кабул итү турында белделәр, шулай ук Бөек ватан сугышы батырлары, сугышчы –интернациалистлар турында күп нәрсә белделәр