Сабинский муниципальный район Республики Татарстан
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Корпункт:
РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.
МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"
Время работы: Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
21 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы елларында Марий Эл республикасының Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккәнякташларыбыз истәлегенә Саба һәм Теләче районнары делегациясе катнашында Хәтер ташы куелды. Биредә ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган әрвахлар рухына корбан чалынып, догалар кылынды. Үлем лагеры
1 октябрьдә Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш башланды. Шул уңайдан булачак солдатлар район мәдәният йортына «Призывниклар көне»нә җыйналып, районыбыз җитәкчеләренең хәер-фатихасын алдылар.
19 октябрьдә Шәмәрдәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Биктимер Тимербай улы Ибраһимовка 95 яшь тулды. Сугыш кичкән ветеранны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырды, илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманга олы хөрмәтен белдерде.
1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана. Сталинград янындагы контрһөҗүмдә өч фронт катнаша. 19 ноябрьдә — Көньяк-Көнбатыш һәм Дон фронтлары, ә 20 ноябрьдә Сталинград фронты һөҗүмгә күчә. 23 ноябрьдә Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронты гаскәрләре очрашып, Германиянең 6нчы коры җир һәм 4нче танк армиясен (22 дивизия, 300 меңнән артык кеше) чолганышта калдыра. Бу операциядә артиллерия гаять мөһим роль уйный. Шушы уңайдан бүген район хәрби комиссариаты бинасына артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт ир-егетләр җыелды.
Олы Нырты авылында яшәүче Шәйхелислам Шәмсетдин улы Шәймәрдановка 90 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды. Шулай ук юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев һәм "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов котлады.
Илдус Шаһимәрдановны безнең редакциягә моннан кырык дүрт ел элек вафат булган әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәпша Шаһимәрдан улы белән бәйле вакыйга китергән. Бер караганда, Арча төбәгендә туып-үсеп, Саба ягындагы Түбән Шытсу мәктәбендә директор булып эшләгәндә сугышка алынган һәм яудан кайткач та шул якларда гомер кичергән кешенең Түбән Камага бернинди...
7 сентябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбе бинасына 1950-1957 елларда биредә директор булып эшләгән Гарәпша Шаһимәрдан улыШаһимәрданов истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге тантанадаукучылар, районыбыз җитәкчеләре, авыл халкы, якыннары катнашты.
Бу саваплы эшне бертуган Галиевлар башкарып чыкты. Аларның 1913 елда Мәртен авылында туган бабалары Әмин Галиев озын-озак фронт юллары (1942-1945) узган, берничә тапкыр яраланган, күп батырлыклар күрсәткән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. “Октябрь” колхозында склад мөдире булып эшләгән, 1982 елда вафат. “Без бабабыз белән хаклы горурлана алабыз. Бабаларын белеп үссеннәр өчен аның батырлыгы турында үзебезнең балаларыбызга да сөйлибез. Хәтер буыннан буынга күчеп яшәргә тиеш. Мәртен бабабыз һәм әтиебез җирләнгән авыл буларак, безгә якын.
Шушы көннәрдә Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән, Республика ветераннар Советы кушуы буенча, Саба районы ветераннар Советы рәисе Сабиров Р.Х. Төбәк авылында яшәүче, Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына "Сталинград сугышының 75 еллыгы" дигән истәлек медале тапшырды. Медаль тапшыру тантанасында Саба районы хәрби комиссары Закиров Ф.Ф., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. һәм мәктәп укучылары катнашты. Хаҗи бабай кунакларны озатырга капка төбенә кадәр чыкты. 98 яшьлек ветеранга саулыклы озын гомер телибез.
Ватан үз геройларын онытырга тиеш түгел! Районыбыз геройлары арасында Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Дан орденнарының тулы кавалеры булган Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин да бар! Курку белмәс якташыбызның исемен мәңгеләштереп, Сабада бер урам аның исемен йөртә. Бу көннәрдә районыбызга Габдулла Мотыйгуллинның кызы Роза ханым Галимова һәм аның хәләл җефете Нәфис Галимов килделәләр, якташыбыз хакында өстәмә мәгълүматлар бирделәр.