Сабинский муниципальный район Республики Татарстан
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Корпункт:
РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.
МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"
Время работы: Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
28 июльдә районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары – Мөбарәкҗан Абдулла улы Абдуллинга, Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка (Төбәк), Гыйльмулла Гайнулла улы Гайнуллинга (Аккүл Бигәнәй), Фәтхерахман Якуп улы Якуповка (Язлы Арташ) «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.
1941 елның 22 июне миллионнарның күңеленә тирән уелган. Бу хәсрәтле көнне хәтерләүчеләр инде 80не узган өлкән буын кешеләре.
Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Көек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһи Гайфетдин улы Гайфиевның, Тимершык авылында гомер кичереп, бүген Иләбәр авылында кызы гаиләсе тәрбиясендә яшәүче Хасиятулла Насыйбулла улы Насыйбуллинның (фотода) күкрәгенә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале такты. «Сугыш михнәтләрен дә күргәнсез, тыныч тормышта да намуслы хезмәт куйгансыз. Бик зур рәхмәт сезгә», – диде районыбыз башлыгы...
22 июнь безнең күгебезне фашист гаскәрләре басып алуга инде 77 ел авыр кайгылы көн буларак искә алынып үтелә. Шушы уңайдан Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, “ МБОУ-Гимназия” мәктәбе балаларына тематик экскурсия үткәрделәр. Балаларга сугыш чорының авырлыгы, безнең Саба халкының да зур югалтулар белән шушы җиңүгә үзләренең зур өлеш кертүләрен һәм музейда булган сугышка кагылышлы материаллардан патриотик тәрбия буларак батыр якташларыбыз турында тулы мәгълүмәт җиткерелде.
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган мемориаль комплекс янында митинг булды.
Моннан 77 ел элек кешелек тарихында иң фаҗигале вакыйга – Бөек Ватан сугышы башлана.
2018 елның 17 июнь көнне Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы Бөек Ватан Сугышында катнашучы ветераннарны котлап “За доблестный труд” медале тапшырды. Иске Икшермә авылы җирлегендәге Бөек Ватан Сугышында катнашучы ветераннар: Фархуллин Нурислам Фархулла улы, Хамидуллин Миннегали Самигулла улы, Якупов Камил Юныс улы. Котлыйбыз һәм сәламәтлек телибез!
2018 нче елның 5 июнендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль белгече Камалутдинова Чулпан Надир кызы һәм ВДПО Саба райгор бүлелчәсе белгече Газизов Рамил Расих улы белән Бөек ватан сугышы ветераннарына янгын извещатель куйдылар. Әлеге извещательләр Тимершык, Түбәк, Язлы Арташ, Сабабаш, Лесхоз, Иске Икшекрмә, Байлар Сабасы, Ак Бигеней, Шәмәрдән авыларында яшәүче унсигез ветеранга куелды.
9 май көнне, Саба туган як өйрәнү музее хезмәткәрләре, Байлар Сабасының үзәк урамында “Сугыш еллары” дип аталган күргәзмә тәкъдим итте. Биредә сугыш экспонатлары белән дә танышырга була иде: Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси әйберләре, өчпочмаклы солдат хатлары, 1942-1943 елгы “Алга дошман өстенә” дип исемләнгән газета җыелмалары һ.б.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гильмулла Гайнуллович 7 апрель көнне 1927 нче елда Аккул- Бигәнәй авылында туган. 1944 елдан 1952 елга кадәр армиядә була.. Авыр сугыштан соңгы елларда колхозга кайтып эшли. Эшләгән урыннарда хисапчы, рәис прораб. 1987 елда лаеклы ялга чыга. “За победу над Германией в ВОВ 1941-45г” һәм юбилей медалләре, шулай ук “Фронтовик 1941-1945” нагрудной значогы бар. . Хәзерге вакытта гаиләсе белән Аккүл - Бигәнәй авылында торалар. Авылдашлар арасында ихтирамга лаеклы ветераныбыз.