Спасский

Корреспонденты:

— bolgarbiblio (Бедова Марина), МБУ "Межпоселенческая центральная библиотека" Спасского муниципального района РТ, ул.Хирурга Шеронова, д.19, тел. 8 (84347) 30441, bolgarbiblio@mail.ru

— Мидхатов Ильхам ilkhamm@mail.ru

Спасский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.

Спас районы ветераны әле дә сафта

Корпункт: 

Күптән түгел Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы көрәш хезмәтенең Иске Рәҗәп авылындагы пост хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Зиннәт Гыйззәтуллин белән очраштылар.

Шушы көннәрдә кадетлар мәктәп-интернатында “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

Корпункт: 

Укучылар янына кунакка сугышта катнашучылар Михаил Ягнов белән Василий Перепеченов, тыл хезмәтчәннәре Иван Устин, Әгъзам Гыйльметдинов, Екатерина Норова, Анастасия Федонина, Әшираф Хәлиуллина, Наҗия Кабачева, Мария Фролова, Мария Марянина, Нина Шурыгина, Галина Шеенкова, Мария Аверина, Валентина Грунковская, Рәисә Усманова һәм Галия Низамиева килгән иде.

Истәлекләрне саклау өчен

Корпункт: 

Җирлекара үзәк китапханә каршында Ватаныбызны саклаучылар турында истәлекләрне туплау максатында ачылган виртуаль музей өчен мәгълүматлар җыю һәм яңарту буенча корреспондент пункты ачылды.

Язучылар белән алгы сызыкта

Корпункт: 

Илебез халкы Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга әзерләнә. Сугыш уты тынуга 70 ел үтсә дә, кешеләр күңелендә бу коточкыч фаҗигале еллар онытылмый.

28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Корпункт: 

Моның өчен Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19нчы йорт адресы буенча (район башкарма комитеты бинасы) 10нан 12 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БГИАМЗның “Суар” филиалы мөдире Нинель Садриева Ким урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәресләр уздырды.

Корпункт: 

л Ким укучыларын Кузнечиха авылының тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды, музей филиалының эше турында сөйләде. 1943 елда һәлак булыр алдыннан сугыш кырыннан Ямбакты авылы кешесе Хасият Закировны алып чыгарга өлгергән Көек егете Абдулла Вафинның язмышы аларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Шәһәрдә яшәүче Нәкыя апа Хәмидуллина күптән түгел фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары очрашуында катнашты. Чараны инвалидлар җәмәгать оешмасы – элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары җәмгыяте оештырды. Ул Казан шәһәренең 40нчы мәктәбе

Корпункт: 

Бу очрашуга барыргамы-юкмы дип, гаиләдә озак уйладылар: сәламәтлеге дә бик шәптән түгел, шунлыктан Нәкыя апа яшь чагындагы кебек, теләсә кайчан юлга чыгып китә алмый. Ләкин чакыру алгач, яшь тә, һаман борчып торган сырхаулар да онытылып киткән кебек була. Күңелен авыр балачак еллары турында хатирәләр яңарды...

Батырлар исеме мәңгелек

Корпункт: 

“Үлемсез полк” акциясе барышында районның Советлар Союзы Геройларының исеме белән бәйле булган мәктәпләрдә алар исемнәре язылган мемориаль такталар куелды. Моннан тыш, укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары белән шәһәр һәм авыл урамнарыннан үтәләр.

“Болгар” эзтабарлар отряды Бөтенроссия “Хәтер вахтасы” уңаеннан, кабат сугыш барган урыннарга китте.

Корпункт: 

Ә аңа кадәр шәһәрнең үзәк мәйданында, сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориал янында аларны озату тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, иерей Сергий Карпухин эзтабарларга уңышлар теләделәр. Отряд җитәкчесе Борис Андреянов булдыра алган кадәр барысын да эшләргә сүз бирде, чөнки “...без ата-бабаларыбыз алдында бурычлы”, диде ул.

Авырлыкларга ничек түзде икән?

Корпункт: 

Бүген мин әнием белән ерак бабаемның иң өлкән апасына кунакка бардым. Аның исеме Хәербанат. Ә авылыбызның барлык кешеләре дә аны Дәү апа дип йөртәләр. Чөнки ул – авылыбызның иң өлкән кешесе. Дәү апабызга инде 90 яшь тулды. Без аларда бик еш булабыз. Ул кызы Мәүсия апа тәрбиясендә яши.