Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан
Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.
Корпункт
МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш."
Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36
Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.
Узган атнада Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Халидә апа Йонысова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.Бу көнне ул үз йортында район кунакларын, авылдашларын һәм балаларын күрүгә бик шат иде.
Башлангыч класс укучылары авыр сугыш елларында авылдашларның батырлыклары, тыл ветераннарының аяусыз хезмәте турында тыңладылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.
Кунаклар район җитәкчелеге белән очраштылар һәм Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, репрессияләнгән шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Сирин Батыршин турында мәгълүматлар тупладылар. Алар журналның соңгы санын Сирин Батыршин истәлегенә багышлау инициативасы белән чыктылар.
Юбиляр яши торган йорт-җирне эзләп, Бәйрәкәтамак авылы урамнарын озак әйләнергә туры килмәде. Капка-коймаларга бәйләнгән төсле шарлар әллә кайдан ук бу нигездә тантана булуын хәбәр итеп, үзенә кунакларны дәшеп тора иде. Урам башында ук очраган чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр тоткан милли киемле хатын-кызларның да кая карап юл алуын фаразлау кыен булмады.
Бөек Ватан сугышы елларында укчы-десантчы, пулеметчы, шофер булып, туган җиребезне немец илбасарларыннан саклаган, Калинин, Великие Луки, Таллин, Ржев һәм башка торак пунктларны коллыктан азат иткән Камил Моталлап улы, бүген дә солдат ыспайлыгын, сын ныклыгын югалтмаган.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә сугыш ачысын татыган һәркемнең күңел түрендә хатирәләр уянадыр. Ул елларда ирләрен һәм улларын яу кырына озаткан хатыннарның һәм әниләрнең, әтиләрен, абый-энеләрен еллар буе өзелеп көткән балаларның кайгысын үлчәрлек үлчәүләр булды микән?! Бу кайгылар, күз яшьләре, сыкрау һәм җан иңрәүләр бар совет халкын бер йодрыкка туплаган. Үзләренең кияр киемнәре, ашар ризыклары булмаса да, рәхимсез дошманнан качып, туган нигезләреннән кубарылган ватандашларын - эвакуацияләнгән ятимнәрне, толларны үз яннарына сыендырган алар.
Алар икесе дә тумышлары белән Сарман районының Саклаубаш авылыннан. Табигатьнең матур почмагына сыенып утырган газиз авылларының бер сукмагыннан йөргән, аның гүзәллегенә сокланып үскән малай белән кызның кай арада бер-берсенә тутырып карый башлауларын, ике яшь йөрәк арасында уттан һәм судан да көчлерәк мәхәббәт тууын, мөгаен, бүген дә аларны саклап яшәтүче фәрештәләре генә хәтерлидер. Әмма әлеге мәхәббәт ялкыны шултиклем көчле була ки, аны хәтта Бөек Ватан сугышы да ялкыны да сүндерә алмый.
Яшьлекләрендә бер-берсенә биргән антларын саклап, 67 ел никахта яшәүче Бибиәсма һәм Вәлиәхмәт Шәйхелисламовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды.
Болгар җире җылылык бөркеп тора. Ак мәчет, Икмәк музее, 800 килограмм авырлыктагы асылташлар белән бизәлгән Корьән сәяхәтчеләрне таң калдырды. Сәяхәт бай эчтәлекле булды, коллектив тату, беркем дә зарланмады, барысы да күргәннәре белән илһамланып кайттылар, дип хәбәр итте экскурсия җитәкчесе булган ветераннар советы әгъзасы Рәсимә Камалетдинова.
Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тарихи-мәдәни мәгълмати проектларның “Ватанга хезмәт итәм” Ачык республика конкурсы финал этабы узды.