МИНҺАҖЕВ ШАМСЕТДИН МИНҺАҖ УЛЫ
Минһаҗев Шәмсетдин Минһаҗ улы 1929 нчы елда Саба районы Юлбат авылында колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып туа. Әтисе Минһаҗетдин, әнисе Мәүлибикә колхозчы булып эшләгәннәр. Гаиләдә 4 бала туа. Әтисе 42 яшендә үлеп китә.
1937 нче елның 1 нче сентябрендә Шәмсетдин Юлбат башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 1941 нче елның 22 нче июнендә илгә зур афәт килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларны тормыш итү бик авыр була. Юлбат башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Сатыш авылында 7 нче сыйныфны укып бетерә һәм колхозда эшли башлый. Сугыш елларында кечкенә булуына карамастан, олылар белән беррәттән, җәй көне сукада, тырмада эшләгән. Кыш көне фермада атларны караган.
Ул елларда, ашарга булмау сәбәпле, басудан кычыткан, черек бәрәңге җыеп ашаганнар.
Сугыштан соңгы елларда да яшәү бик авыр була. Эшләгән көннәре өчен хезмәт хакы түләмәгәннәр, көн өчен генә эшләгәннәр. Бер кешене дә эшсез тотмаганнар. Бригадир килеп эш кушып китә торган булган. Әгәр дә эшкә бармасалар саналган. Акча түләмәгәннәр.Бик авыр яшәгәннәр. Йосыф-Алан авылы урманыннан агач кисеп, өйне җылытканнар. Бу бик авыр хезмәт була.
Бик күп һәм төрле ясак түләткәннәр. Әгәр дә синең сыерың булса-ай саен 300 литр сөтне, тавыгың булса-йомырканы хөкүмәткә бирергә тиеш булган. Сабадан ясак түләтү өчен аерым кеше килгән.
1949 нчы елда ул илне саклау бурычын үтәргә алына. Өч ел Калининград өлкәсендә хезмәт итә. Хезмәт итеп кайтканнан соң кичке мәктәптә укуын тәмамлый.
1952 нче елда колхозда эшкә керә һәм бер ел Свияжск шәһәрендә укый.
1955 нче елда Мамалай авылында эш булмау сәбәпле, Байлар Сабасының сөт-май заводына эшкә җибәрелә. Кул көче белән аппаратны әйләндергәннәр. Бик авыр булган. Башта бер сәгать эчендә 300 литр сөтне, аннары 600 литр сөтне эшкәрткәннәр. Соңыннан электр сепараторын алып кайткач, сәгатенә 1000 литр сөтне эшкәрткәннәр. Сыр ясалган авыр тартмаларны кул белән ташыганнар. Сыр бозылмасын өчен кыш көне бозны ватып, йөкләргә салып кайтканнар, .
15 ел Юлбаттан Сабага йөреп эшли. Көн буена ундүрт сәгать эшли, шуның сигез сәгате генә языла. Кырык ел сөт-май заводында эшли. Лаеклы ялга чыккач та җиде ел буе хезмәтен дәвам итә.
1958 нче елда Сания исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр. Аларның биш балалары туа. Бер малае вафат була, калганнары Сабада яши.
1971 нче елда Байлар Сабасының Завод урамында аңа өй бирәләр һәм хәзерге вакытта да шунда яши.
“Тыл ветераны” медале белән бүләкләнә.