Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > НӘБИУЛЛИН ХАТЫЙП НӘБИУЛЛА УЛЫ, НӘБИУЛЛИНА МИНҖАМАЛ ХӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

НӘБИУЛЛИН ХАТЫЙП НӘБИУЛЛА УЛЫ, НӘБИУЛЛИНА МИНҖАМАЛ ХӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

Нәбиуллин Хатыйп Нәбиулла улы
5.08. 1914-28.02.1983

Бөек Ватан сугышына 1941- елның 23- июнендә китә. Ленинград фронтындасугыша, разведчик-снайпер була. 1942- елынң декабрендә каты яралана, контузия ала, пуляимән бармагын өзә,беләзек сөягеннән чыга. Хәрби госпитальдә ята, аннан соң яраларын төзәтергә туган ягына кайта һәм1943- елның 4- февралендә әнигә (Хәлиулла кызы Минҗамалга) өйләнә.Апрельдә фронтка китә. Ладога аша яңадан блокадалы Ленинградка! Армия складында хезмәт итә. Анда цинга белән авырта, 1 теше дә калмый.Сугыштан 1945нче елның 20нче сентябрендә кайта.

Нәбиуллина Минҗамал Хәлиулла кызы
9.08.1918-12.04.2006

Сугыш елларында авыр һәм җаваплы эшләр башкара: бригадир, икмәк склады мөдире, урман кисү, окоп казу... Кыр эшләренә 5 айлык бала белән йөри, “Бөтенесе фронтка” дигән лозунг белән яши. 1947-елның 3-июнендә “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Фронтовики
Труженики тыла
Опубликовано 5 мая, 2020 - 11:13 пользователем Gatina

Источник (изменено 05/05/2020 - 11:13):https://tatfrontu.ru/person/nbiullin-hatyyp-nbiulla-uly-nbiullina-minzhamal-hliulla-kyzy