Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Акхуҗада узган Җиңү бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй ага Мөхәммәтшин да катнашты

Акхуҗада узган Җиңү бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй ага Мөхәммәтшин да катнашты

Корпункт: 
Апастовский

Акхуҗа авылында узган бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй ага Мөхәммәтшин да кайткан иде. Аның сугышчан юлы да озын һәм михнәтле.

“Беренче Украина фронты  составында Белоруссия, Польшаны дошманнардан азат итүдә катнаштым һәм Берлинга кадәр барып җиттем. Хәрби хезмәтемне Австрия, Венгриядә дәвам иттем. Туган ягыма 1948 елда гына әйләнеп кайту насыйп булды. Рәхмәт, мине олылап бәйрәм кичәсе оештырганыгыз өчен, мәктәп коллективына минем белән элемтәдә торганнары өчен рәхмәт“, – диде ул. 
Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев Габделхәй ага Мөхәммәтшинга рәхмәтен җиткереп, үзенең остазы булуын да билгеләп узды. 
“Без батырлыкны киләчәк буыннарга җиткерергә, буыннар бәйләнеше дәвам итәргә тиеш. Бүген дә барыгыз да җыелышып килгәнсез. Сезнең авылда Бөек Ватан сугышы ветераны яшәү дә зур горурлык“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
Мәктәп коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чыгышлардан күпләр яулык чите белән күз яшен сөртте.

 

Опубликовано 12 May, 2021 - 15:36 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 12/05/2021 - 15:36):https://tatfrontu.ru/tt/news/akhuzhada-uzgan-zhinu-byrmend-boek-vatan-sugyshy-veterany-gabdelhy-aga-mohmmtshin-da-katnashty