Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Фәһим ага Камалиев Ил башлыгының котлауларын алды

Корпункт: 

Морзалар авылында яшәүче Фәһим ага Камалиев 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин иң изге теләкләрен җиткерде.

Хәйретдин Сәлахов: «Ил-көннәребез тыныч булсын!»

Корпункт: 

Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншин Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов янында булды.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зиннәт ага Хәйруллин күчтәнәчләр алды

Корпункт: 

Шәмбалыкчы авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, әле җәй көне генә 99 яшьлеген каршылаган, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал, Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы Зиннәт ага Хәйруллин өлкәннәр көне уңаеннан район җитәкчелегенең котлауларын һәм күчтәнәчләрен кабул итте.Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин янәшәсендә кабат ерактагы яшьлеген, шанлы һәм данлы хезмәт елларын искә алды.

Әҗем авылының “Ветераннар бакчасында” өмә узды

Корпункт: 

Әҗем авылында матур традиция яши. Әҗемлеләр ел саен Бөек Җиңү көне алдыннан ветераннар хөрмәтенә утыртылган бакчада өмә оештыра. Быел да алар бакчаны чистартты, чүп-чарлардан арындырды. Узган ел әлеге бакчага исемле агачлар утыртканнар иде. Өмәдә авылдан читтә яшәүче әҗемлеләр дә катнашты. Әҗемлеләр әнә шулай райондашларга матур үрнәк күрсәтә.

Борнаш авылы музеенда “Балачагымны сугыш урлады” дигән тематик кичә узды

Корпункт: 

Әлеге чарада балачаклары сугыш чорына туры килгән апалар катнашты. Кичә “Георгий тасмасы» акциясенә кушылу белән башланып китте. Очрашу әңгәмә рәвешендә барды. Кичәнең кунаклары авырлыкларны, югалтуларны берәм-берәм искә алды. Стенага эленгән стендтан якыннарын эзләделәр, сугыш ветераннарын барладылар, искә алдыдар. Апалар күңелләре белән балачакларына кайтып, күп истәлекләрне барлады. Кайбер вакыйгаларны елый-елый сөйләделәр. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге кичә китапханә белән берлектә оештырылды.

“Алтын алка” Боз сараенда “Җиңү” күчмә кубогына хоккей уеннары узды

Корпункт: 

Биредә Апас командалары көч сынашты. Бөек Җиңү көне уңаеннан районда спорт чаралары узды. “Алтын алка” боз сараенда Апасның хоккейчы егетләре үзара көч сынашты. “Алтын алка” һәм “Т-34” командалары Кубок өчен көрәште. Нәтиҗәдә 6:5 исәбенә “Т-34” командасы җиңү яулады.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды

Корпункт: 

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты. Безнен район делегециясе дә бирегә чакырылган иде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби комиссар Наиль Зантимиров, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, хәрби хәрәкәт ветераннары Фәнис Зәйнуллин, Ильнар Халиуллин, тыл хезмәтчәннәре Галия Гыйззәтуллина, Мәхрүзә Гаязова катнашты.

Максим Топилин: “Сез исән булганда Җиңү көне безгә бик кадерле”

Корпункт: 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хайруллин янында булды. “Безнең ил җиңү яулаганы безгә 9 май көнне мәгълүм булды. Шулай итеп, беренче бәйрәмне Көнчыгыш Пруссиядә үткәрдек. Солдатлар да, офицерлар да, генераллар да бер авылга җыелып Балтыйк диңгезе буенда бәйрәм иттек” – дип, сөйләп китте безгә Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хайруллин.

Максим Топилин үзенең җылы сүзләрен ветераннарга җиткерде

Корпункт: 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин Үтәмеш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов янында булып кайтты. “Мондый рәхәт тормыш безгә зур кыенлыклар аша килде. Без үзебезнең оныкларыбызның, оныкчыкларыбызның хәерле, якты киләчәге өчен тырыштык. Менә, бугенге көндә үзем дә бик матур итеп, хөрмәт тоеп яшим. Барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм!” – диде, Хәйретдин ага Сәлахов.

Апаста Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

Корпункт: 

Районыбыз быел да бәйрәмне зурлап, киң колачлы итеп билгеләп үтте.