Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына 90 яшь

Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына 90 яшь

Корпункт: 
Актанышский

Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына бүген, 20 июльдә 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый.

Бүгенге көндә Гөлҗәннәт Гафур кызы 6 баласы өчен яраткан әни, 14 онык һәм 15 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яши.

Гөлҗәннәт әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.

Опубликовано 23 July, 2015 - 14:37 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 23/07/2015 - 14:38):https://tatfrontu.ru/tt/news/aktanysh-avylynda-gomer-ituche-tyl-veterany-nurgalieva-golzhnnt-gafur-kyzyna-90-yash