Актанышский

Актанышский муниципальный район Республики Татарстан

Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.

Актанышта тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Корпункт: 

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бүген тыл ветераннары белән очрашты. Дәлия Ханнанова, Миңсылу Яинова, Рәшидә Рәхмәтуллина, Нәкыя Галиева яшәгән йортларга Илнур Таһир улы үзе килеп ветеран апаларның хәлләрен белде. Илнур Хуҗин ветераннарны бәйрәм белән котлап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен һәм тыл ветераннарына атап әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырды.

ТЫЛ ВЕТЕРАНЫ Гөлҗамал Солтан кызы Солтановага 95 яшь!

Корпункт: 

ТЫЛ ВЕТЕРАНЫ Гөлҗамал Солтан кызы Солтановага 95 яшь! Чөгәнә авылында гомер итүче тыл ветераны Гөлҗамал Солтан кызы Солтанова 1 июль көнне үзенең олуг юбилеен - 95 яшен каршылады. Аны юбилее белән район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Рәүфә Нури кызы Нуриева 90 яшьлек юбилеен каршылый!

Корпункт: 

1 июль көнне Колын авылында яшәүче Рәүфә Нури кызы Нуриева 90 яшьлек юбилеен каршылый. Рәүфә Нури кызын Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева да котлады. РФ Президенты В.В.Путинның тәбрикләү хаты белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне!

Корпункт: 

Яшәеш безне ул көннән - 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.

Бөек Җиңүгә 75 ел.

Корпункт: 

Сугыш чоры балаларына район башлыгынын бэйрэм белэн котлау открыткалары таратылды. Фотода Мунирова Мэгьфирэ Хэмэт кызы-15.12.1939. Халиуллина Дэмирэ Талип кызы-29.01.1934 елгы. https://www.instagram.com/p/CAC_JaUqCEG/

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Югары Яхшый ветераны Тәфкил Вәлиев белән очрашты.

Корпункт: 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Югары Яхшый ветераны Тәфкил Вәлиев белән очрашты. Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил ага Вәлиев әле дә халыкка хезмәттә. 30 елдан артык авылның имам-хатыйбы булып тора ул. Энгель Нәвап улы кулыннан бәйрәм бүләк-күчтәнәчләре алгач, "Бу кадәр бүләкләрне кая куеп бетерермен", дип шаяртып та алды. Әйе, ил җитәкчелеге ветераннарны хаклы хөрмәтли. Җирлек башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина Тәфкил абыйны Җиңү куне белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Иганәчеләр юллаган җылы юрган-бүләкне тапшырды.

ТАКТАЛАЧЫК ҖИРЛЕГЕНДӘ 8 ТЫЛ ВЕТЕРАНЫНА ҖИҢҮ КӨНЕ БҮЛӘКЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ.

Корпункт: 

6 май көнне Такталачык җирлегендә гомер кичергән 8 тыл ветераны да ил җитәкчелегенең котлау открыткалары белән беррәттән Актаныш районы хакимиятенең күчтәнәч капларын алды. Җирлек башлыгы Марс Мансуров һәр ветеранның өендә булып, аларның хәлләрен белеште, тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы Энгель Фәттахов һәм шәхсән үз исеменнән Җиңү көне белән тәбрик итте. - Ике ветераныбыз читтә булу сәбәпле, аларга Җиңү көне бүләкләрен бәйрәм ялларында тапшырачакбыз, - диде Марс Тимерхан улы.

Иске Богады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кече митинг та узачак.

Корпункт: 

Бу хакта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемовны котларга килгәч, җирлек башлыгы Илсур Фәттахов әйтте.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка ветераннар гозерләрен сөйли!

Корпункт: 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер абый Фәрдиевне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медален күкрәгенә беркетте. Очрашудан файдаланып, актив җәмәгать эшлеклесе Тимер Фәрди улы район тормышында якты эз калдырган ветераннарның исемен мәңгеләштерү буенча җитәкчеләргә тәкъдим ясады. Шулай ук сөйләшү барышында ветеран эпидемиянең тизрәк бетеп, дөньяда сәламәт тынычлык урнашуын теләде. Тимер Фәрдиевне Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов та бәйрәм белән тәбрикләде.

ТАТАР ЯМАЛЫ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ ТЫЛ ВЕТЕРАННАРЫ ХӨРМӘТЛӘНДЕ!

Корпункт: 

Җиңү көнен якынайтып тылда көнне төнгә ялгап эшләгән өлкәннәр һәрвакыт Россия, Татарстан хөкүмәтләренең, район хакимиятенең игътибар үзәгендә. Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә җирлекләрдә яшәүче тыл ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Актаныш районы хакимияте тыл ветераннарына котлау открыткалары белән күчтәнәч каплары әзерләде. Җирлек башлыклары аларны ияләренә ирештерә.