Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Югары Яхшый ветераны Тәфкил Вәлиев белән очрашты.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Югары Яхшый ветераны Тәфкил Вәлиев белән очрашты.

Корпункт: 
Актанышский

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Югары Яхшый ветераны Тәфкил Вәлиев белән очрашты.
Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил ага Вәлиев әле дә халыкка хезмәттә. 30 елдан артык авылның имам-хатыйбы булып тора ул. Энгель Нәвап улы кулыннан бәйрәм бүләк-күчтәнәчләре алгач, "Бу кадәр бүләкләрне кая куеп бетерермен", дип шаяртып та алды. Әйе, ил җитәкчелеге ветераннарны хаклы хөрмәтли. Җирлек башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина Тәфкил абыйны Җиңү куне белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Иганәчеләр юллаган җылы юрган-бүләкне тапшырды.

Источник: https://www.instagram.com/p/B_41gwPgg-X/

Опубликовано 7 May, 2020 - 20:37 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 07/05/2020 - 20:37):https://tatfrontu.ru/tt/news/aktanysh-municipal-rayony-bashlygy-engel-fttahov-yugary-yahshyy-veterany-tfkil-vliev-beln