Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас аграр көлиятендә республикакүләм бәйге уза

Апас аграр көлиятендә республикакүләм бәйге уза

Корпункт: 
Апастовский

“Ватанны саклаучылар” республика бәйгесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Бәйгедә Татарстанның 11 шәһәреннән һәм районыннан килгән студентлар катнаша.

Бәйге кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина, Апас аграр көллияте җитәкчесе Фаил Курамшин сәламләде.
Көн дәвамында егет һәм кызлар төрле спорт, хәрби әзерлек бәйгеләрендә көч сынашачак, иҗади талантларын күрсәтәчәк.

Опубликовано 27 November, 2019 - 13:44 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 27/11/2019 - 13:44):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-agrar-koliyatend-respublikakulm-byge-uza