Апас мәктәбе укучылары Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды
Корпункт:

Һәр ел саен Бөек Җиңү көнендә Апас мәктәбе укучылары Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә венок һәм чәчәкләр сала. Алар традициягә быел да тугры калды.
Равил Гомәров җитәкчелегендә 8 класс укучылары Җиңү паркына килде. Венок кую, батырларны искә алу чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да катнашты.

