Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Хафизовны искә алу кичәсе булды

Апас музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Хафизовны искә алу кичәсе булды

Корпункт: 
Апастовский

Әҗем авылында яшәп иҗат иткән җирле шагыйребез,  Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Габбас Хафизовка, әгәр исән булса 90 яшь тулган булыр иде. Биш китап авторы, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре белән укучылар күңеленә кереп калган шагыйрь онытылмый. Аны хөрмәтләп, 27 июньдә Апас туган якны өйрәнү музеенда “Габбас Хафизов иҗатына бер караш“ дип исемләнгән кичә булды. Кичәдә Г.Хафизовның балалары, оныклары, авылдашлары, Казаннан журналист Асия Юныс, якташ язучыларыбыз Хәбир Ибраһим, Әмир Камалиев, шулай ук районыбызның җирле шагыйрьләре һәм гомумән, аның иҗатын яратучылар  катнашты.

Опубликовано 5 July, 2017 - 11:25 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 05/07/2017 - 11:25):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-muzeenda-boek-vatan-sugyshy-veterany-gabbas-hafizovny-isk-alu-kichse-buldy