Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас районы Дәвеш авылыннан Нурлыгаян Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршылады

Апас районы Дәвеш авылыннан Нурлыгаян Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршылады

Корпункт: 
Апастовский

Дәвештә яшәүче Нурлыгаян әби Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов аңа иң изге теләкләрен җиткерде. 
Нурлыгаян әби 6 бала тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, ике баласын вакытсыз югалткан. 50 ел парлы гомер кичергән тормыш иптәше дә инде вафат. Парлы чакларны бик сагынып искә алды ул. Бүгенге балалар хөрмәтеннән, хасияттә яшәвеннән канәгать булуын белдерде. Авыр хезмәт белән узган елларга да кабат-кабат әйләнеп кайтты.

Опубликовано 1 March, 2017 - 11:34 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 01/03/2017 - 11:34):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-rayony-dvesh-avylynnan-nurlygayan-fatyyhova-95-yashlek-yubileen-karshylady