Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас туган якны өйрәнү музеенда истәлекле кичә узды.

Апас туган якны өйрәнү музеенда истәлекле кичә узды.

Корпункт: 
Апастовский

Апас туган якны өйрәнү музеенда "Якташларыбыз белән горурланабыз" дип исемләнгән кичә Иван Иванович Золинның туган көненә багышланган иде.1905 нче елның 21 апрелендә Биеш авылында туып үскән якташыбыз - контр-адмирал, күренекле хәрби журналист (Бөек ватан сугышында "Правда" газетасының хәрби хәбәрчесе, ун ай буе Михаил Калининның катнашында барган Нюрнберг процессын матбугатта яктыртучы), озак еллар "Советский Флот" газетасының баш редакторы булып эшләгән. Кичәдә Биеш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Алар арасында Иван Ивановичның  ерак туганнары да бар иде. Алар горурлык хисе белән аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан балаларга тормышы, хезмәт юлы турында кызыклы мәгълумат җиткерелде, соңыннан Апасның үзәгендә урнашкан И.И.Золинның бюстына чәчәкләр кую тантанасы оештырылды. Истәлеккә фотоларга төшелде.

Опубликовано 22 April, 2019 - 11:56 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 22/04/2019 - 16:35):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-tugan-yakny-oyrnu-muzeenda-istlekle-kich-uzdy