Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас туган якны өйрәнү музеенда космонавтика көне уңаеннан кызыклы күргәзмә

Апас туган якны өйрәнү музеенда космонавтика көне уңаеннан кызыклы күргәзмә

Корпункт: 
Апастовский

Апас туган якны  өйрәнү музеенда космонавтика көне уңаеннан күргәзмә оештырылды. Беренче галәмне иңләүче Юрий Гагаринга багышланган альбом, аның очышын тасвирлаган рәсемнәр, космодром “Байконур”ны искәртеп, металлдан киселгән барельеф һәм башка мәгълуматлар куелган. Иң әһәмиятлесе шул – космонавтика һәм космонавтлар белән тыгыз элемтәлдә торып эшләгән якташыбыз, галим Мөхәммәт Гайнуллинның улы Азат Гайнуллин турында да мәгълуматлар куелган. Азат Гайнуллин сугыш башланган вакытта оборона корылмалары төзүдә – окоп казуда катнаша. Аннан Казанда Ленинградның эвакуацияләнгән оптика-механика заводының 10-нчы цехында слесарь-механиклар бригадасының җитәкчесе булып эшли. Узган гасырның 50 нче елларында аның бригадасы Мәскәүнең әһәмиятле заказын – телескоплар эшләүгә алына. Бу телескоплар космос киңлекләрен өйрәнүдә бик зур әһәмияткә ия була. Беренче телескопы – 7 тонна авырлыгында космоска күтәреп, Ай һәм Кояшның уникаль фотосурәтләрен төшерә. Аның бу әһәмиятле оптик приборын ничек эшләве турында космонавтларның күбесе белән аралаша, гаиләләре белән элемтәдә тора. Юрий Романенко, Георгий Гречко, Николай Бударин һ.б. аның дөнъякүләм әһәмияткә ия булган оптик приборы белән искиткеч тәҗрибәләр үткәрәләр.

 

Опубликовано 14 April, 2017 - 11:17 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 14/04/2017 - 11:17):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-tugan-yakny-oyrnu-muzeenda-kosmonavtika-kone-unaennan-kyzykly-kurgzm