Апас туган якны өйрәнү музеенда кунакта Рим Шагалей улы Мостаев

Россия Ватан Геройлары көне уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә оештырылды. Зур витринада якташыбыз, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Координацион Совет вәкиле, 1998-2005 елларда Татарстан Республикасы хәрби комиссары булып эшләгән, генерал-майор Рим Мостаевның шәхси әйберләре урнашкан. Шулай ук 1945-1954 елларда Апас районының хәрби комиссары булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны Мустаев Шагалей Мардановичның исеменә язылган элмә такта белән баетылды. Музейдагы әлеге күргәзмә һәм башка заллар белән танышып чыкканнан соң Рим Шагалей улы, әтисенә карата булган олы игътибар өчен рәхмәтен белдерде, музей фондын тагын да кызыклы экспонатлар белән баетачагын хәбәр итте. Музей белән шулай ук район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина да таныштылар.


