Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары кайгырту тоеп яши

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары кайгырту тоеп яши

Корпункт: 
Апастовский

“Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе “Сезнең турында кайгыртып” хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына күчтәнәч пакетлар тапшырды.
Җитәкчеләр Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт абый Хатыйпов, Хәлилрахман абый Фәйзрахманов, Апаста яшәүче Мөхәммәтхамис абый Хисаметдинов янында булып хәлләрен белделәр, күчтәнәч-пакетларын бүләк иттеләр. 
Хәлилрахман абый Фәйзрахмановны 94 яшь тулган көне белән тәбрикләделәр. 
“Безне һәрдаим кайгыртып торасыз, онытмыйсыз. Эшегездә уңышлар булсын”, - дип олы рәхмәтләрен җиткерде ветераннар. 
Районның барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына пакетларны авыл җирлеге башлыклары алып кайтып тапшырды.

Опубликовано 16 April, 2020 - 11:22 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 16/04/2020 - 11:22):https://tatfrontu.ru/tt/news/apasta-boek-vatan-sugyshy-veterannary-kaygyrtu-toep-yashi