Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апаста герой-шагырь Муса Җәлилне искә алдылар

Апаста герой-шагырь Муса Җәлилне искә алдылар

Корпункт: 
Апастовский

Халкыбызның герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Апас туган якны өйрәнү музеенда искә алу кичәсе узды. Биредә Апас мәктәбенең беренче сыйныф укучылары музейда Муса Җәлилгә багышланган күргәзмәләр белән таныштылар, аның тормыш юлы һәм Апас, аның кешеләре белән бәйләнеше турында презентация карадылар. Очрашуга килгән Даимә апа Тимеркәева үзенең Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһим белән күрешүе хакында сөйләде. Соңыннан балалар музейдага соңгы яңалыклар белән танышып, истәлекле фотога төштеләр.

Опубликовано 15 February, 2018 - 09:22 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 15/02/2018 - 09:22):https://tatfrontu.ru/tt/news/apasta-geroy-shagyr-musa-zhlilne-isk-aldylar