Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апаста Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннар хөрмәтләнә

Апаста Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннар хөрмәтләнә

Корпункт: 
Апастовский

23 август – Россиянең сугышчан дан көне. Быел Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә.

 Әлеге вакыйганың тере шаһиты булган сугыш ветераннарына районда олы хөрмәт күрсәтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм авыл җирлеге башлыклары Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт Хатыйпов, Үтәмештә гомер итүче Хәйретдин Сәлахов янында булып, район башлыгының котлау открыткасын, бүләген, шулай ук Курск өлкәсе губернаторының Котлау хатын тапшырдылар. Ветераннарга Ил башлыгының да Котлау хаты килгән. 
Ветераннар сугышчан юлларын кабат хәтерләрендә яңартты, кабат яшь буынга гыйбрәт итеп сөйләде.

Опубликовано 22 August, 2018 - 08:26 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 22/08/2018 - 08:26):https://tatfrontu.ru/tt/news/apasta-kursk-sugyshynda-zhinunen-75-ellygy-unaennan-veterannar-hormtln