Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Арабыздан китә ветераннар

Арабыздан китә ветераннар

Корпункт: 
Сармановский

Еллар, көннәр арабыздан аямыйча ветераннарыбызны алып китәләр. Бүген районыбызның хөрмәтле кешесе, сугыш ветераны Газдалов Зиннур Газдал улы арабыздан китте.

Газдалов Зиннур Газдал улы 1922 елның 4 октябрендә Мортышбаш авылында туа. Алабугада – культпросвет училищесында, Казанда сәүдә техникумында укый.

Сугыш башлангач фронтка китә, юлларны төзәтүдә катнаша.1944 елда ул 52нче укчы дивизиясендә солдат булып хезмәт итә. Витебск, Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 14 кеше “Разведка боем” операциясендә катнаша.

Сугыштан Зиннур абый, уң кулсыз, 1945 елның 17 апрелендә туган авылына кайта. Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.    

Быел Зиннур абыйга 95 яшь тулырга тиеш иде. Тик ветеран чираттагы юбилеена кадәр яши алмады - ул вафат булды. Без аның якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җидел булсын, Зиннур абый...

Опубликовано 3 February, 2017 - 15:14 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 03/02/2017 - 15:14):https://tatfrontu.ru/tt/news/arabyzdan-kit-veterannar