Сармановский муниципальный район Республики Татарстан
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
Корреспондент:
— Хамитова Г.И.
Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97, lady.cashipova@yandex.ru
Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
«Ленинград блокадасы» темасына багышланган чираттагы очрашу Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Лекция барышында укучылар архив документлары белән расланган күп кенә яңа фактларны белделәр. Шулай ук аларга Ленинградтан безнең районга эвакуацияләнгән балалар исемлеге булган чын документ белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шул исәптән музей фондларында әлеге вакыйга белән бәйле уникаль хатирәләр белән дә таныштылар.
18 гыйнварда илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарының берсе — Ленинград блокадасының өзелүен билгеләп үтә. 2023 елда әлеге вакыйгага 80 ел тула. Сарман гимназиясе укучылары белән бүгенге очрашу нәкъ менә шул темага багышланды. Ленинград оборонасы Россия тарихына искиткеч фаҗигале һәм шул ук вакытта чиксез сабырлык, батырлык һәм ныклык тулы вакыйга буларак мәңгегә язылган. Төньяк башкаланы камап алу 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 872 көн дәвам итә.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.
“Они защищали отчий дом” проектын тормышка ашыруның йомгаклау өлеше кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән цикл дәвам итә. Чираттагы очрашуда, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган “Юнармеец” хәрби – патриотик клубы ватәнпәрвәрләре, Ленинград блокадасы һәм Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, дошман яулап алган ил һәм шәһәрләрне азат итеп, фашистларны куа-куа Австриягә кадәр барып җиткән, батыр йөрәкле Габелхак Абдуллинның тормыш юлы һәм сугыш еллары хатирәләре белән музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән видеоязма аша таныштылар.
2021 елның 22 июнендә - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 97 яшь тулды.
Сарман авылы халкы, ветераннар, укучылар бердәм рәвештә Бөтенрәсәй "Хәтер шәме" акциясенә катнаштылар. Сарман райны Башкарма комитеты җитәкчесе әйткәнчә "Һәр кеше шәм яндырганда үз туганнары хакында уйлый, үз якыннарын хәтерендә барлый. Кешеләрдә бер теләк "Сугышлар кабатланмасын иде".
Патриотик рухта тәрбияләү максатыннан укучылар өчен һәрдаим тәрбия сәгатьләре, батырлык дәресләре үткәрелеп тора. Шундый дәресләрнең берсе 9 сыйныф укучылары өчен Сарман гимназясендә татар теле укытучысы Салихова Алсу Нисбат кызы тарафыннан уздырылды. Сыйныф сәгате Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев батырлыгына багышланган иде. Укучылар Михаил Петровичның батырлыгы, аның Сарманның Мактаулы гражданины икәне турында мәгълүмат белән таныштылар.
9 Май-иң мөһим, дулкынландыргыч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне районыбызда бәөрәм чаралары узды.Район халкын Җиңү көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов уртаклашты һәм район халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын тапшырды. Тантана кысаларында район оешмалары тарафыннан бизәлгән машиналар парады, район оешмаларының бәйрәм колонналары узды.
Әлеге олуг юбилей белән хөрмәтле якташыбызны район җитәкчелеге ихлас котлады.
9 Май-һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Без тыныч күк йөзенә шатланабыз һәм бер үк вакытта сугыштан кайтмаучылар турында моңсуланабыз. Бөек Ватан сугышында Җиңү салютлары, көтеп алынган бәйрәм салютлары яңгыраганга 76 ел узды. Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Сарман районы Җәлил бистәсендә Бөек Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта бистә халкы һәм кунаклары, "Җәлил гимназиясе" укучылары һәм педагоглары, мәктәп, хезмәт коллективлары катнашты.