”Авыр язмыш аны сындырмаган...”
Әтнә районы Олы Өшкәтә авылыннан Тәскирә апа Һадиевага да 90 яшь тулды. Тумышы белән Түбән Көектән ул. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алган. Гаиләләрендә алты бала булганнар.
Сугышның ачы җиле аларның гаиләсен дә урам узмаган. Әтиләрен сугышка алганнар. Мәскәүдә хезмәт иткән Әхмәтгали абый. Яраланып, 6 ай госпитальдә ята, икенче группа инвалидлык алып, туган якларына кайта.
Тәскирә апа да башка яштәшләре кебек, сугыш чорының бар газапларын әле балалыктан чыкмаган көе дә, үз җилкәсе аша үткәрә. Мәктәпнең VII сыйныфын тәмамлауга иртә яздан кышка кадәр Калинин урманында агач кисә ул. Торф чыгаруда да эшләргә туры килә кызга.
1958 елда Өшкәтә авылыннан Кәримулла исемле егеткә тормышка чыга. 33 ел бергә яши алар, бергәләп биш балага тормыш бүләк итәләр.
Тәскирә апа фермада төрле эштә эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, фермада сарыклар карый әле ул.
Бүгенге тормышыннан кәнагать булып, якыннары хөрмәтендә гомер кичерә ул бүген.